news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: “Минем өчен хакимият төшенчәсе башка күп нәрсәләрнең мәгънәсеннән аерыла"

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2009 ел нәтиҗәләре турында сөйләде

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс" хәбәрчесенә 2009 ел нәтиҗәләре, республиканың перспективалы планнары турында сөйләде һәм шәхси планнары белән уртаклашты.
Минтимер Шәрипович, 2009 ел - кризис елы тәмамлана, аның республикадагы икътисади вәзгыятькә һәм Татарстан халкы тормышына ничек йогынты ясавы турында сөйләгез.
М.Ш.: Иң мөһиме – финанс-икътисад кризисы кискен социальгә әйләнмәде. Без социаль өлкәдә дәүләт гарантияләгән барлык вазыйфаларны да үтәдек.
Татарстан сәнәгать үсеше алган үзәкләр кебек кризистан зур зыян күрде.
Татарстан Республикасында 2009 елның гыйнвар-ноябрь айларында сәнәгатьтә җитештерү индексы 89,6 процент тәшкил итте. 10 айда эре һәм урта предприятиеләр эшчәнлегендә сальдо финанс нәтиҗә күләме 13,3 процентка кимеде, предприятие һәм оешмаларның 28 проценты зыян күрде.
Бу елның гыйнвар-октябрендә республикада уртача хезмәт хакы 14,8 мең сум тәшкил итте һәм 1,1 процентка артты, әмма реаль хезмәт хакы күрсәтелгән сумманың 91,5 процентын тәшкил итте.
Ел тәмамлана, без иң авыр юлны уздык дип саныйм. Бүген барлык секторларда да диярлек кризис нәтиҗәсендә күрсәткечләр кимү җиңелде.
Киләсе елда республиканың приоритетлары нинди?
М.Ш.: Әлбәттә, беренче нигез – икътисад. Икътисад эшләмәсә социаль программаларны гамәлгә ашыруга акча булмаячак. Республика территориясендә мөмкин кадәр күбрәк өстәмә кыйммәт булдырырга кирәк.
"Татнефть" ААҖ Германиянең "Континенталь" компаниясе белән Түбән Кама заводында цельнометаллокорд шиннар җитештерүче яңа производство эшләтеп җибәрде. Проект куәте – елга 1,2 млн. йөк шины.
2010 елда 7 млн. тонна нефть эшкәртүгә исәпләнгән “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексының беренче этабы файдалануга тапшырылачак.
Төзелеш тармагы да өстенлекле тармак булып тора. Икътисадка кризисның тискәре йогынтысын йомшарту чарасы буларак, торак һәм инфраструктура проектлары, шулай ук юллар төзү булды.
Без республиканың Социаль ипотека программасын дәвам итәчәкбез. Күпләп торак тапшыру күләме саклана – 11 айда 1775 кв.метр. (Россия буенча тапшырылган торакның 4 проценты, федерация субъектлары арасында өченче урын).
Быел торак йортларның капиталь ремонтлауга 9,7 млрд. сум җәлеп иттек. Республикада өстәмә 27 мең эш урыны булдырылган. Бу программаны гамәлгә ашыру, чыннан да кризиска каршы чара булды, федераль үзәккә рәхмәт.
Ә 2013 елда Универсиада үткәрү хокукына ия булу – язмыш бүләге, башкача әйтеп булмый. Бу зур проектны гамәлгә ашыруда ил җитәкчелеге тулысынча ярдәм итә. Зур төзелеш эшләре башкару көтелә: заманча спорт объектлары, Универсиада авылы, юллар һәм күперләр һ.б. Бу елның декабрендә генә дә 6 яңа спорт корылмасын файдалануга тапшырдык.
Кризиска каршы чаралар кысаларында төбәкләр һәм республикага ярдәм итү буенча федераль үзәк чаралары никадәр нәтиҗәле һәм оператив булды дип уйлыйсызмы?
М.Ш.: Кризисның беренче айларында финанс өлкәдә дәүләтнең роле никадәр зур булуына ышандык. Банкларда вәзгыять чыннан да бик киеренке иде.
Кризис башланганнан алып республиканың кредит оешмалары тарафыннан Россия банкыннан 200 млрд.сумнан артык Россия Банкы кредиты алынган.
Федераль органнар һәм республика җитәкчелегенең җайга салынган эшчәнлеге нәтиҗәсендә система формалаштыручыларлар исемлегенә кергән предприятиеләргә 22,5 млрд. сумлык дәүләт гарантияләре бирү хакында карар кабул ителде, шул исәптә "Казаньоргсинтез", "ТАИФ" компанияләр төркеме, КАМАЗ, "Соллерс-Чаллы”.
Федераль хакимиятнең хезмәт базарындагы вәзгыятьне тотрыкландыру буенча төбәк программаларын гамәлгә куярга ярдәм итүе бигрәк тә нәтиҗәле булды дип саныйм. Бу программаны гамәлгә ашыруга бирелгән акчаның күләме 2,9 млрд. сум, шул исәптә федераль бюджеттан – 2,8 млрд. сумга якын, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 149,8 млн. сум.
Киләсе елда “Без булдырабыз!” шигаре үз мәгънәсен югалтмыймы? Бәлки башка идея белән алыштырыладыр?
М.Ш.: Татарстан соңгы ун елда үз алдына зур планнар куйды, илдә аналоглары булмаган республиканы тулысынча газлаштыру һәм тузган торакны бетерү программалары кебек планнар гамәлгә ашты. Федераль үзәк ярдәме белән Казанның меңьеллыгына әзерлек һәм үткәрү буенча зур күләмдә эшләр башкарылды. Берничә елда башкаланы тамырдан төзекләндерәбез, метро төзибез, заманча спорт корылмалары булдырабыз, тамаша һәм сәүдә үзәкләре төзибез, яңа күперләр һәм юллар пәйда булыр дип кем уйлаган. Без моңа ирештек, димәк “Без булдырабыз!” Республика РФның динамик үсеш алган төбәкләренең берсенә әйләнде, дөньяга Казан таныла башлады.
Бу планнар кешеләрнең зур хезмәте һәм тормышның җитди үзгәрүе нәтиҗәсендә чынга ашты. Берничә дистә ел элек Казан Россиянең өченче башкаласы булыр дип уйлау да авыр иде. Ә күптән түгел Казан 2009 елда Россия спорты башкаласы итеп танылды.
Дөньяви финанс кризисы көндәшлелеккә сәләтлелекне күтәрүне җитди мәсьәлә итеп куйды. Без яңа производстволар төзибез, мәгарифне реформалау нигезләрен карыйбыз. Шуңа күрә безнең шигарь актуальлеген һәм мәгънәсен югалтмый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100