news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев милләттәшләребезне Яңа ел белән котлый

ТР Президенты Россия төбәкләрендә, БДБ һәм ерак чит илләр дәүләтләрендә яшәүче милләттәшләребезне Яңа ел белән котлый

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия төбәкләрендә, БДБ һәм ерак чит илләр дәүләтләрендә яшәүче милләттәшләребезне Яңа 2010 ел белән котлый.
Хөрмәтле милләтәшләр!
Сезне чын күңелдән Яңа 2010 ел белән тәбрик итәм.
Төгәлләнеп килүче елны ирешелгәннәргә йомгак ясап озату күркәм гадәткә әйләнде. Мәгълүм кыенлыкларга да карамастан, икътисадта, социаль өлкәдә күп эшләр бшкара алдык. Татарстан чит илләрдә яшәүче милләтәшләребезгә ярдәм итүгә кагылышлы бер генә проектны да туктатмады. Тәкъдимнәребезнең теләктәшлек уятуы, үзегезнең дә яңа эшләр башлап йөрүегез гаять куанычлы. Фикер-омтылышларыгыз безгә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан вәкиллекләре, интернет-коммуникацияләр аша килеп ирешә. Мәскәүдә дөньяның барлык кыйтгаларыннан йөзләрчә кешене җыйган Милләттәшләребезнең өченче Бөтендөнья конгрессы, ноябрь аенда Казанда узган Милләттәшләр форумы, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр һәм башка очрашулар уртак эшебезне алга җибәрә.
Туган телебезне саклау, рухи һәм әхлакый мирасыбызны тагын да баету максатында куйган тырышлыгыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм. Глобальләшү шартларында төрле икътисади һәм мәдәни багланышлар үз рәвешен бик тиз үзгәртә. Халкыбызның төрле милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучылар белән тату яшәү тәҗрибәсенә ихтыяҗ бүген аеруча зур. Тынычлык сөюче һәм мәгърифәтле татар халкы киләчәктә дә ышанычлылык һәм толерантлык үрнәге булып торыр, игелекле эшләрдә зур мөмкинлекләрен күрсәтер, дип ышанам.
Яңа чор безгә зур бурычлар йөкли. Илебезне заманча үзгәртеп кору мәсьәләләрендә сезнең ярдәмегезгә исәп тотабыз. Безгә сез туплаган акыл һәм һөнәри осталык, үзегез яшәгән ил тәҗрибәсен исәпкә алган фикер һәм тәкъдимнәр кирәк. Уртак тарихи Ватаныбызны көчле һәм чәчәк атучы ил итәргә телибез һәм шушы максатка ирешү өчен көчләребезне берләштерәбез. Без Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилее елында данлыклы ветераннарыбыз илдәге уңай үзгәрешләрне күреп сөенсен, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык тоеп яшәсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз.
Безнең киләчәгебез һәрбер кешенең иҗтиһатына, шәхси инициативасына һәм гомуми эш нәтиҗәләре белән кызыксынуына бәйле. Барыгыз өчен дә 2010 ел иҗади уңышлар, үсеш һәм зур казанышлар елы булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, иминлек һәм ак бәхетләр телим.


ТР Президенты М.Ш.Шәймиев


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100