news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Шәймиев һәм М.Пиотровский “XVII–XVIII йөзләрдә Франция сәнгате” күргәзмәсе белән танышты

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский “Эрмитаж-Казан” үзәгендәге күргәзмәне карады

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский “Эрмитаж-Казан” үзәгендәге “XVII–XVIII йөзләрдә Франция сәнгате” күргәзмәсе белән танышты.
Дәүләт Эрмитажы фондларында сакланучы сәнгать әсәрләреннән оештырылган күргәзмә Казанда 14 апрельдә ачылды. 140 тан артык гамәли, сынлы сәнгать, скульптура әсәрләре Франциянең сәнгать тормышын күзалларга мөмкинлек бирә. Күргәзмәнең Россиядә - Франция елы, Франциядә Россия елы дип игълан ителгән 2010 елда ачылуы символик мәгънәгә ия.
Татарстан башкаласында “Эрмитаж-Казан” үзәге ачылганнан алып бу “Казан Кремле” музей-тыюлыгы һәм Дәүләт Эрмитажының исәп буенча җиденче уртак проекты. Шунысы кызык, Казанда тәкъдим ителгән кайбер сәнгать әсәрләре белән хәтта Санкт-Петербургта яшәүчеләр дә таныш түгел. Алар Дәүләт Эрмитажында куелмаган һәм аның фондларында сакланмаган. Экспозиция өчен нәкъ менә XVII–XVIII йөз сәнгать әсәрләренең сайлануы очраклы түгел, чөнки бу Франциядә сынлы сәнгатьнең чәчәк аткан чоры.
Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский күргәзмәдә иң беренче булып Людовик XIV нең бронзадан эшләнгән ат статуясы белән танышты. Элегрәк ул Дәүләт Эрмитажының король залында сакланган.
“Эрмитаж-Казан” үзәгендә беренче тапкыр Людовик XIV нең портреты да тәкъдим ителгән. Билгесез авторның әлеге портретына Казанда узачак күргәзмә өчен махсус реставрация ясаганнар.
Күргәзмәдә Никола Шапрон, Франсуа Перрье, Никола Пуссен, Жан-Батист Грез, Луи Симон Буазо, Никола Ланкре һәм башка француз рәссамнарының сынлы сәнгать әсәрләре белән танышырга мөмкин.
Экспозициядә мушкетерларның хәрби киемнәре һәм кораллары, көнкүреш җиһазлары, сервис һәм вазалар, француз сәгатьләре, король кәнәфиләре, Мазарини өстәле һәм башка экспонатлар урын алган.
“XVII–XVIII йөзләрдә Франция сәнгате” күргәзмәсе “Эрмитаж-Казан” үзәгендә ел дәвамында эшләячәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot