news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев:“Композиторлар берлеге нигез салынган традицияләрен бүген дә дәвам итә”

Бүген Кремльдә ТР Президенты Композиторлар берлеге әгъзалары белән очрашты

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова).Узган ел ахырында ТР Композиторлар берлеге 70 еллык юбилеен концертлар белән билгеләп үткән иде. Юбилей чараларына Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган “Татарстанның музыка культурасы шедеврлары” дигән симфоник концерт нокта куйды. Юбилярларны котларга концертка ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә килгән иде.

Бәйрәмнәрдән соң Композиторлар берлеге әгъзалары белән очрашу турында килешенгән иде. ТР Композиторлар берлеге җитәкчелеге, берлекнең идарә әгъзалары белән ул очрашу бүген Кремльдә үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары–мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, аның урынбасарлары һәм идарә әгъзалары Ренат Еникеев, Резедә Ахиярова, Виталий Харисов, шулай ук Леонид Любовский катнашты. Очрашуда Татарстан композиторлары иҗатын яңа чаралар табып киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерү мәсьәләләре каралды.

“Сезне борчыган әйберләр, безне дә борчый. Күп нәрсәләрне Татарстанда гына түгел, ил күләмендә хәл итәргә кирәк”, - дип башлады сүзен Президент. Минтимер Шәймиев берлекнең юбилей уңаеннан яхшы хисап ясавын ассызыклап, аның традицияләрне дәвам итүенә югары бәя бирде. “Иң шатландырганы шул: Композиторлар берлеге төзелгәннән бирле нигез салынган традицияләр бүген дә дәвам итә. Булганны югалтмыйча саклау, музыка яратучыларны тәрбияләвегез бик мөһим. Горурланырлык композиторларыбыз, алар иҗат иткән әсәрләребез бар. Алар республика мәдәниятенә генә түгел, башка мәдәниятләргә дә йогынты ясый”,-дип белдерде республика башлыгы. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, хәзер чикләр киңәя. Шуңа да композиторларыбызның иҗат әсәрләре Татарстан халкына гына караган мирас булып санала алмый. “Дөнья үсә, иҗат чикләрне белми. Шул шартларда сез югалып калмыйсыз, үз-үзегезне раслап, урыныгызны табасыз”, - дип белдерде Президент.

1939 елда төзелгән Татарстан Композиторлар берлеге оешуының беренче көннәреннән үк республиканың музыкаль тормышы үзәгенә әйләнә. Берлекнең тәүге рәисе итеп Нәҗип Җиһанов сайлана һәм ул 4 дистә елга якын идарә итә. 1989 елдан бирле Композиторлар берлеген менә инде 20 ел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР халык артисты Рәшит Кәлимуллин җитәкли. Ул чакта яшь композиторны бу җаваплы вазифага сайлаганда аның татар музыкасын яңа мәдәни киңлеккә чыгарудагы иҗаты һәм эшчәнлеге хәлиткеч роль уйный. “Әгәр җитәкчелеккә куеп, яшь кадрга уңышлы күз салганнар икән, бу озакка була. Кеше капиталы кебек ул тагын да кыйммәтлерәк була бара”, -дип Минтимер Шәймиев бүгенге берлек рәисенең эшчәнлеген югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашудан соң тәэсирләрен журналистлар белән уртаклашкан ТР Премьер-министры урынбасары–мәдәният министры Зилә Вәлиева аның кызыклы һәм эчтәлекле узуын ассызыклады. “Республиканы тәкъдим итү чараларында аның иҗади потенциалы, аерым алганда, композиторлар ни дәрәҗәдә катнаша, алга таба ничек эшләргә – сөйләшүдә шушы сорауларга җавап эзләнде. Татарстанда иҗат ителә торган әсәрләр республика халкына тәкъдим ителү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бурыч- композиторларыбыз иҗаты мөмкинлекләрен Татарстаннан, Россиядән читтә дә таныту”, - ди министр.

“Татарстанның музыка культурасы шедеврлары” дигән симфоник концерт шушы иҗатны киң катлам тамашачыга танытуда бер юл булачак. Берлек рәисе Рәшит Кәлимуллин соңгы елларда музыкаль әсәрләр иҗат итү ягыннан да, мәдәни акцияләр уздыруда да зур активлык күрсәтүләрен билгеләп, “Татарстанның музыка культурасы шедеврлары” дигән соңгы бренд продуктын республика төбәкләренә, Россиянең миллионлы шәһәрләренә тәкъдим итү планын җиткерде. Композиторлар берлеге 70 еллык юбилеен инде уздырса, быел Татарстан республикасы оешуның 90 елыгы билгеләп үтеләчәк. ТР Композиторлар берлеге дә бу юбилейга үзенең саллы өлешен кертергә җыена.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100