Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре сыйфатыннан канәгать
Татарстан Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан митрополиясе башлыгы Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу эшләре барышы белән танышты.
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән Татарстан митрополиты Феофан Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу эшләре барышы белән танышты. Татарстан Дәүләт киңәшчесе белән Татарстан митрополиты эш барышы темпы һәм сыйфатыннан канәгать калдылар. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Евростройхолдинг+” җаваплыгы чикләнгән җәмгыять подрядчы оешма генераль директоры Владимир Казилов Минтимер Шәймиев белән митрополит Феофан өчен чиркәү бинасы буйлап экскурсия үткәрде.
Аның сүзләренчә, бүгенгә төзүчеләр соборның төп һәм кече гөмбәзләренең монолит конструкциясе корылмасын төзүне төгәлләгән. Хәзер объектның биеклеге 38 метр тәшкил итә. Үзәк гөмбәз тирәсендәге монолит кәрниз плитә тирәсе бетонланган.
Минтимер Шәймиев белән митрополит Феофан собор бинасы белән бергә торгызыла торган уникаль Мәгарә чиркәвендә булды. Мәгарә чиркәвендә сакланган фрескаларны югалтмау өчен, көн саен температура һәм дымлылык режимын күзәтеп торалар.
Татарстан Дәүләт киңәшчесе белән Татарстан митрополиты эшчеләргә һәм төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
“Мин шикләнмәдем дә, әмма Татарстанның беренче Президентының сүзләре катгый һәм төзүчеләрнең эшне төгәл үтәүчән булуына тагын бер кат инандым”,- диде митрополит Феофан.
Минтимер Шәймиев бу проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. “Без төзелеш буенча мәсьәләләрне уңышлы хәл иттек. Һәр көн саен агымдагы эш бара, ә чынлыкта – без тарих ясыйбыз. Иң мөһиме - ихластан, шундый язмышлы чиркәүне яңадан торгызу бәхете безгә туры килүне аңлап эшләү кирәк. Мондый объект рухландыргыч булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз