news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев:“Көндәшлеккә сәләтле татарстанлылар республиканың көндәшлеккә сәләтен билгели”

ТР Президенты “Без булдырабыз!” Татарстан яшьләре форумы ачылышында катнашты

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда эзлекле дәүләт яшьләр сәясәтенә нигез салыну елы дип 1994 ел санала. Нәкъ менә 15 ел элек республикада “Яшьләр сәясәте турында”гы канун кабул ителде. Россиядә беренче буларак, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты төзелде. Шушы вакыт эчендә яшьләр мәсьәләсе социаль сәясәтнең мөһим юнәлешенә, республиканың уңышлы үсеше факторына һәм сәяси приоритетына әйләнде. Бүген Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсенә кагылышлы 3 закон, 50 дән артык норматив акт эшли. Дистә елдан артык вакыт эчендә Татарстанда оптимистик карашлы яшьләр саны 2 тапкырга арткан. Яшьләр арасында сәяси активлыкның үсүе дә күзгә ташлана. Аларның 70 процентка кадәрге өлеше моны сайлауларда катнашып раслап килә. Әлеге мәгълүматларны бүген “Без булдырабыз!”дигән Татарстан яшьләре форумында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев җиткерде. Форум ачылышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Министр пленар утырышта ТР да 15 ел эчендә дәүләт яшьләр сәясәте йомгакларына багышланган төп доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган дистә елдан артык вакыт эчендә Татарстанда яшьләр белән эшләүне оештыруның нәтиҗәле структурасы булдырылган. 1994 елда бездә яшьләр белән эшли торган органнар 15 шәһәрдә генә булса, хәзер алар һәр муниципаль берәмлектә, предприятиеләрдә эшләп килә. Шушы вакыт эчендә яшь буын белән эшли торган 18 яңа республика учреждениесе барлыкка килгән. “Патриот” үзәге, Яшьләр ресурслар үзәге шундыйлардан. Бүген шәһәр-районнарда балалар һәм яшьләр белән эшләүче 259 республика учреждениесе исәпләнә. Балалар-яшьләрнең иҗтимагый хәрәкәте дә активлашкан. Бүген шундый 94 оешма теркәлү узган.

Марат Бариев үз чыгышында яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча дәүләт күрә торган чараларга аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, узган еллар эчендә төрле программалар аша республикада 9 меңгә якын яшь гаилә тораклы булган. Яшьләр тормышында хезмәт отрядларының да роле үсә бара. Бүген алар 9 меңгә якын егет һәм кызны берләштерә. Быел алар Универсиада объектларын төзүдә, торак-коммуналь хуҗалыгы биналарын ремонтлауда, башка төбәкләрдә эшләгән. Министр ТР Хөкүмәте ярдәмендә балаларның җәйге ялларын оештыру системасының модернизацияләнүенә, авыр елларда да бездә балалар-үсмерләрнең стационар лагерьлар системасы сакланып калуга басым ясады. Талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча “Созвездие-Йолдызлык”, “Алтын каләм” фестивальләренең, “Сәләт” хәрәкәтенең мөһим роль уйнавын билгеләп узды.

Министр узган 15 ел эчендә яшьләр сәясәте өлкәсендә ирешелгән төп казанышларның берсе дип – балалар-яшьләрнең иҗтимагый оешмаларына дәүләт ярдәмен атады. Грантлар аша ярдәм шуны ачык дәлилли. Быел республиканың балалар һәм яшьләр оешмалары грантлага дәгъва итүче 300 дән артык проект тәкъдим иткән, шуларның 100 е сайланып алынган.

Министр бүген яшьләр сәясәте өлкәсендә актуаль булган мәсьәләләр сафында аларны торак шартларын яхшырту, мәшгульлеген тәэмин итү, инновацион мөмкинлекләрен үстерү, яшьләр арасында спорт культурасын күтәрү, волонтерлык хәрәкәте үсешен тәэмин итүне атады.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев үз чыгышында белдергәнчә, дәүләт яшьләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. “Дәүләт һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары бергә булганда гына, яшьләр сәясәтендә күп нәрсәләргә ирешергә була. Яшьләрдә теләк, энергия, ниятләү булса, хакимияттәгеләр тәҗрибәләре, мөмкинлекләре белән уртаклашырга әзер. Шушы факторларны исәпкә алып эшләргә кирәк”, -дип белдерде ул.

Президент яшьләргә алга бару өчен кирәк булган 3 мөһим факторны атады. Алар - сәламәтлек, белем һәм әхлак. “Әхлак, ул беренче чиратта, туган телне белүгә барып тоташа. Ана телен белү зарурлыгы турында сүз барганда, тиеш сүзен куллану килешми. Бу табигый әйбер”, -дип билгеләп узды республика башлыгы. Президент белдерүенчә, сәламәт яшәү рәвешен һәм шәхесне формалаштыруда спорт та зур урын тота. Ул өлкән буынның яшьләр арасында наркотиклар, экстремизм элементлары кебек заман афәтләре таралуга борчылуын белдерде. “Бүгенге ирекле буынга җәмгыятьтә үзен табу өчен җиңелләрдән түгел. Мондый афәтләр белән көрәшүдә яшьләрнең үзләреннән дә ярдәм кирәк. Алар үз тирәлекләрендәге проблеманы тирәнрәк аңлый, күбрәк мәгълүматлы”, - дип белдерде Президент.
Минтимер Шәймиев хәзер республикада мәгарифне үстерү буенча яңа максатчан программа әзерләнүен искәртте. “Бу программа ярдәмендә Татарстанда яшьләрне көндәшлеккә сәләтле итәргә телибез. Бурыч- сезне конкурентлыкка сәләтле итү өчен тиешле шартлар тудыру. Көндәшлеккә сәләтле татарстанлылар республиканың көндәшлеккә сәләтен билгели”, -дип ул залга мөрәҗәгать итте.

Пленар утырыш соңында ТР Президенты катнашында бүләкләү тантанасы узды.“Сәләт” Республика яшьләр иҗтимагый фонды, “Отечество” оешмасы ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Созвездие-Йолдызлык” телевизион яшьләр фестивале “ТР Яшьләр сәясәте бренды” сертификаты белән бүләкләнде. Ә Казанда яшәүче Шәмгуновлар гаиләсе торак шартларын яхшырту өчен Президент кулыннан дәүләт сертификаты алды. Алар башкалада “Торак” федераль программасы кысаларында яшәү шартларын яхшырткан 5555 нче гаилә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100