news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Шәймиев: “Күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен”
ТР Президенты татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Барыбызны да изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый. «Исламның камиллеге – сезнең бер-берегезгә генә түгел, хәтта белмәгән кешеләргә дә сәлам биреп сый-хөрмәт күрсәтү һәм мохтаҗларга ярдәм итү» дигән вәхи сүзләр бүгенге бәйрәм көнендә аеруча тирән мәгънәгә ия, Ходай каршында иң күркәм гамәлнең ихластан игелек кылу икәнлеген дәлилләп тора. Татарстанның мөселман өммәте ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә, милләтебезне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта. Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, республикабыз мөселманнары Татарстан халкының гасырлар буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнар арасында дуслык-татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанам.
Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз һәм игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен.
Барчабызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим!
Татарстан Республикасы
Президенты М.Ш.Шәймиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2