news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
М.Шәймиев: “Хәйриячелек белән шөгыльләнүне һәркайсыйбызның яңа халәткә ирешүе дип саныйм”
“Бүгенге Балаларны халыкара яклау көне зур масштабта үтә. Чөнки Беренче канал берничә ай элек бу көнне Татарстанда бергәләп уздырырга тәкъдим итте. Аларның менә дигән традицияләре бар”, - диде Президент хәйрия чаралары вакытында
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген – 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көнендә Казанда Хәйрияче һәйкәле янында Республиканың махсуслашкан балалар йортына, Лаештагы начар күрүче балалар өчен мәктәп-интернатына, Арчаның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Беренче канал һәм хәйрияче Әсгать Галимҗанов микроавтобуслар бүләк иттеләр.
Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, Беренче канал генераль директоры урынбасары Олег Вольнов, ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, республиканың Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов, Беренче канал “йолдызлары” һәм алып баручылары катнашты. Билгеле булганча, быел Татарстанда Балаларны халыкара яклау көне хәйрия акциясе чаралары “Без булдырабыз!” шигаре астында, Беренче канал белән берлектә уза.
Минтимер Шәймиев, Беренче каналдан килүчеләргә рәхмәтен белдереп: “Белгәнегезчә, бүген – Балаларны халыкара яклау көне. Халкыбыз, милләтенә һәм нинди дин тотуына карамастан, чын күңелдән хәйриячелек белән шөгыльләнә. Мин моны һәркайсыйбызның яңа халәткә ирешүе дип саныйм. Без булдырабыз. Татарстанда моны һәркем үзенә күчереп: “Мин булдырам”, - ди.
Бүгенге Балаларны халыкара яклау көне зур масштабта үтә. Чөнки Беренче канал берничә ай элек бу көнне Татарстанда бергәләп уздырырга тәкъдим итте. Аларның менә дигән традицияләре бар. Алар пропагандалап кына калмый, төрле формада хәйрия ярдәмен дә күрсәтә. Сезнең бирегә килүегез, безнең белән бергә булуыгыз өчен Татарстанның күпмилләтле халкы исеменнән тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә”, - диде Президент.
Минтимер Шәймиев, сүзен дәвам итеп: “Берничә ел дәвамында хәйриячелек эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә башлагач, Хәйриячегә һәйкәл куярга кирәк дигән фикергә килдек. Безгә Татарстанда һәйкәл героен эзләргә кирәк түгел иде. Арабызда (мин аны изге кеше дип атыйм) Әсгать Галимҗанов бар”, – диде Илбашы һәм Әсгать Галимҗановичка мөрәҗәгать итеп: “Синең үрнәккә ияреп, мин автобус бүләк итәргә итәргә телим, - диде Президент. - Кызганычка каршы, бу минем – беренче автобусым әле. Аларның саны күбрәк булсын өчен тырышачакбыз”.
Беренче каналның генераль директоры урынбасары Олег Вольнов исә : “Мин Әсгать Галимҗанов белән күптән түгел генә Кремльдә узган Хәйриячелек буенча республика советы утырышында таныштым. Аның кебек кешеләр бөтен илгә тормышка ничек карарга кирәклегендә, үзеңне тулысы белән кешеләргә бүләк итү мәсьәләсендә үрнәк күрсәтә ала. Мин беренче тапкыр Әсгать Галимҗановның күпме автобус бүләк иткәнлеген ишеткәч, башыма сыймады. Сезгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Бу очракта без, Минтимер Шәриповичтан үрнәк алып, Беренче каналдан үзебезнең тәүге автобусыбызны бүләк итәбез”, - дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2