news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: “Федераль университет оешу - республиканың интеллектуаль көчен сынау”

Федераль университет базасында көчле икътисад, укытучылар институтлары барлыкка килергә тиеш

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан дәүләт университетының киңәйтелгән составтагы Гыйльми советы утырышы узды. Ул университетның оешуына 205 ел тулу уңаеннан җыелды.

Гыйльми советта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР югары уку йортлары Ректорлар советы рәисе, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президенты аппараты, ТР Министрлар Кабинеты аппараты вәкилләре, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галимнәре, фәнни җәмәгатьчелек катнашты.

Минтимер Шәймиев Казан дәүләт университеты коллективын 205 еллык юбилей белән котлап, КДУның югары федераль статуска ирешүен, әле моның әһәмиятен ахырына хәтле аңлап та бетереп булмавын билгеләп үтте. Илбашы Идел буе федераль университетының Казан университеты базасында төзелүен закончалык дип билгеләде, аның элек-электән округның белем бирү үзәге булуын белдерде. “Казан дәүләт университеты үзенә югары тарихи статусын кире кайтара”, - диде ТР Президенты һәм Казан университетының исеме яңа оешкан вуз атамасында сакланып калуын хәбәр итте. Билгеле булганча, Идел буе федераль университеты (ПФУ) Казан дәүләт университеты базасында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтын берләштерү юлы белән төзелә.

Минтимер Шәймиев Казан дәүләт техник университетына милли-тикшеренү университеты исеме бирелү һәм Идел буе федераль университеты оешуны республиканың һәм вузларның үзләренең имиджы булуын билгеләп үтте. “Бу безнең республиканың интеллектуаль көчен сынау”, - дип, М.Шәймиев, яңа вузның Татарстандагы абруйлы уку йортлары катнашында төзелүен әйтеп үтте.

Илбашы Идел буе федераль университеты оешу уңаеннан күпләрдә шик-шөхбәләр булуын, әмма аларның юкка борчылуын белдерде. “Бу - реформага таба конкурентлыкны үстерүгә илтүче юл”, - диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, дөньядагы үсеш кичергән илләр шушы юл белән бара. “Мондый университетлар җир йөзендә җидәү генә”, - дип, ул Идел буе федераль университетын дөньякүләм дәрәҗәдәге уку йорты итеп күрергә теләген белдерде.

Минтимер Шәймиев: “Сүз безнең уртак эшебез турында бара”, - дип, яңа вуз оешу уңаеннан килеп чыккан дискуссияләрнең артта калуын, сан ягыннан сыйфатка күчәргә кирәклеген ассызыклады. Казан дәүләт университеты базасында федераль вузны оештыру вакытында яңа составка керә торган уку йортларында эшләүчеләрдән түземлелек, бер-береңне хөрмәт итүне сорады. Казан дәүләт университетына зур җаваплылык төшүен кистереп әйтте.

ТР Президенты фикеренчә, Идел буе федераль университеты үз уку программасын мөстәкыйль формалаштыра ала торган, фәнни, белем бирү һәм мәгърифәтчелек үзәге булырга тиеш. “Идел буе федераль университеты оешу фәнни йомыклыкны бетерергә мөмкинлек бирәчәк, - диде ул.

Татарстанның ике вузына КДТУга һәм КДУга федераль статус бирелү республиканың фәнни-белем бирү өлкәсенә башка төбәкләрдән яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саный М.Шәймиев. Моның өчен федераль вузлар бирә торган дипломнар югары дәрәҗәгә ия булырга тиеш.

Илбашы сүзләренчә, Федераль университет базасында көчле икътисад, укытучылар институтлары барлыкка килергә тиеш. М.Шәймиев яңа вузны оештыру вакытында милли мәгариф өчен кадрлар әзерләүгә нисбәтле борчуларның барлыкка килүен, әмма әлегә кадәр Казан дәүләт университетында да, ТДГПУда да бу проблеманы начар хәл итүләрен, күп сорауларга җавапларның булмавын билгеләп үтте. Яңа белем бирү стандартларында башлангыч сыйныфта туган телне өйрәнүгә зур мөмкинлекләр каралуын белдерде.

Очрашу соңында ТР Президенты Минтимер Шәймиев КДУ коллективына Казанның 1000 еллыгына багышлап чыгарылган саллы басма һәм 315 данә Энциклопедия сүзлеге бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100