news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
М.Шәймиев:“Болгар, Свияжскины торгызу рухи мәгънәгә ия, рухи яңарышның яңа баскычы ул”
Хәзергә 547 предприятие һәм оешма “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектында катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Изге Болгар җыены программасы буенча үткәрелгән Республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы белән Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительлек советы уртак утырышында Болгар тарихи-мәдәни мирасы белән Свияжск утрау-шәһәре торгызылу мәсьәләләре бергә карала, дип белдерелде.
ТР Президенты, Республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Болгар белән Свияжскины торгызу – ул мәртәбәле миссия, дигән фикердә. Спас районы мәдәният үзәгендә барган утырышны башлагап: “Татарстанда Болгар, Свияжск кебек берьюлы шундый ике зур изге урыны белән Россия күләмендә башкалар горурлана алмый, булмагач, үзләре уйлап табарга мәҗбүр, ә безгә уйлап торасы юк – тиешле тәртипкә һәм дәрәҗәгә китерәсе генә”, – диде ул. Аның сүзләренчә, әлеге объектлар табигатьнең искиткеч ямьле урынында, чит ил туристларын җәлеп итәрлек җирдә урнашкан. Шуңа күрә, Болгар белән Свияжскины торгызу эше хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә яклау һәм ярдәм табарга тиеш, киләчәктә исә ул урыннар зур гына туристлык үзәкләре булып китәчәк.
ТР Дәүләт киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шушы тарихи урыннардагы тарихи һәм мәдәни мохит бер-берсен тулыландыра, кешеләр өчен икесе дә үтә әһәмиятле, ләкин, табигать пычранса, торгызып була, хәер, табигать үзе дә шуңа омтыла, чөнки ул тере һәм яшәүгә омтыла, ә инде тарихи мәдәни һәйкәлләр югалса, торгызуы гаять авыр, дигән карашта. Чыгышында Болгар белән Свияжскида эшләнәсе реставрация һәм төзелеш эшләре белән аерым-аерым таныштыргач, ул, шуларны башкарып чыгу өчен зур инвесторлар белән үткәрелгән сөйләшүләр уңышлы булып чыкты, берсе дә гозерне кире какмады, дип канәгатьлек
белдерде һәм кайсы акционерлык җәмгыяте, компания, идарә нинди объектны торгызу-төзүгә алынганлыгы хакында игълан итте.
“Яңарыш” фондына акча күчергән предприятие һәм оешмалар, фермерлар, эшмәкәрләр, шәхси затларны, ә алар арасында пенсионерлар да бар, аерым мисалга китереп, М.Шәймиев Казан, Чаллы, Әлмәт, Алексеевск, Спас, Кайбыч, Буа муниципаль берәмлекләре башлыкларын шушы уртак эшкә средстволар җәлеп итү эшен яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Кукмараны башка бик күпләргә үрнәк булырлык дип, әлеге районда һәрбер юридик зат, аерым кешеләрнең шактые фондка акча күчерү мөмкинлеге тапкан, диде. Җыеп кына әйткәндә, хәзергә 547 предприятие һәм оешма “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектында катнаша.
Татарстандагы тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләрне торгызу фондына үз ирекләре белән ярдәм күрсәткәннәр Попечительлек советы тарафыннан төрлечә билгеләнеп үтеләчәк: алар Истәлек китабына, мемориаль тактага кертелә, рәхмәт хаты, кыйммәтле сувенир һәм күкрәк билгесе тапшырыла. “Яңарыш” фонды ул чираттагы акча җыю түгел – Болгар белән Свияжскины торгызу рухи мәгънәгә ия һәм һәммәсенә дә шатлык китерә торган проект, рухи яңарышның яңа баскычы ул, дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.
Болардан тыш, тарихи-мәдәни һәйкәл-истәлекләр турында балалар күбрәк белсен өчен, ул яңа уку елын Болгар һәм Свияжск хакында кереш дәресләрдән башларга, аннары шуның буенча үз акцияләрен оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Тагын социаль рекламалар әзерләү, галимнәр һәм иҗат интеллигенциясе бер булып, тарихыбызны торгызуда җиң сызганып эшләсен, дип өндәде һәм Болгар белән
Свияжскины торгызу эшләре башлавы белән Татарстан бөтен Россиягә сигнал бирде: еллар үзар һәм бөтен ил буенча тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләр торгызылыр, дип фаразлады М.Шәймиев. Ярдәм күрсәтеп, аңлау тапканнары өчен, ТР Дәүләт киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительлек советы рәисе Россия белән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге объектлар торгызылу, шуның өчен ярдәм күрсәтүчеләрне дөрес итеп яктырткан материаллар күбрәк һәм ешрак халыкка җиткерелсен, дип, моны әйдәп бару “Татмедиа” агентлыгына йөкләнде.
Чыгышында Спас районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев 1989 елда беренче Болгар җыены булганлыгын, ул чара элек муниципаль дәрәҗәдә булып, хәзер республика дәрәҗәсендә уздырыла, инде Татарстан чикләрен дә узып китте, дип искәртте. “Россиядә татарларның Болгар кебек үз изге урыннары күп түгел, бергәләп торгызыйк әле, күкрәгендә йөрәге типкәннәр, кушылыгыз шушы эшкә!” – дип өндәде.
ТР Президенты, Республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Болгар белән Свияжскины торгызу – ул мәртәбәле миссия, дигән фикердә. Спас районы мәдәният үзәгендә барган утырышны башлагап: “Татарстанда Болгар, Свияжск кебек берьюлы шундый ике зур изге урыны белән Россия күләмендә башкалар горурлана алмый, булмагач, үзләре уйлап табарга мәҗбүр, ә безгә уйлап торасы юк – тиешле тәртипкә һәм дәрәҗәгә китерәсе генә”, – диде ул. Аның сүзләренчә, әлеге объектлар табигатьнең искиткеч ямьле урынында, чит ил туристларын җәлеп итәрлек җирдә урнашкан. Шуңа күрә, Болгар белән Свияжскины торгызу эше хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә яклау һәм ярдәм табарга тиеш, киләчәктә исә ул урыннар зур гына туристлык үзәкләре булып китәчәк.
ТР Дәүләт киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шушы тарихи урыннардагы тарихи һәм мәдәни мохит бер-берсен тулыландыра, кешеләр өчен икесе дә үтә әһәмиятле, ләкин, табигать пычранса, торгызып була, хәер, табигать үзе дә шуңа омтыла, чөнки ул тере һәм яшәүгә омтыла, ә инде тарихи мәдәни һәйкәлләр югалса, торгызуы гаять авыр, дигән карашта. Чыгышында Болгар белән Свияжскида эшләнәсе реставрация һәм төзелеш эшләре белән аерым-аерым таныштыргач, ул, шуларны башкарып чыгу өчен зур инвесторлар белән үткәрелгән сөйләшүләр уңышлы булып чыкты, берсе дә гозерне кире какмады, дип канәгатьлек
белдерде һәм кайсы акционерлык җәмгыяте, компания, идарә нинди объектны торгызу-төзүгә алынганлыгы хакында игълан итте. “Яңарыш” фондына акча күчергән предприятие һәм оешмалар, фермерлар, эшмәкәрләр, шәхси затларны, ә алар арасында пенсионерлар да бар, аерым мисалга китереп, М.Шәймиев Казан, Чаллы, Әлмәт, Алексеевск, Спас, Кайбыч, Буа муниципаль берәмлекләре башлыкларын шушы уртак эшкә средстволар җәлеп итү эшен яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Кукмараны башка бик күпләргә үрнәк булырлык дип, әлеге районда һәрбер юридик зат, аерым кешеләрнең шактые фондка акча күчерү мөмкинлеге тапкан, диде. Җыеп кына әйткәндә, хәзергә 547 предприятие һәм оешма “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектында катнаша.
Татарстандагы тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләрне торгызу фондына үз ирекләре белән ярдәм күрсәткәннәр Попечительлек советы тарафыннан төрлечә билгеләнеп үтеләчәк: алар Истәлек китабына, мемориаль тактага кертелә, рәхмәт хаты, кыйммәтле сувенир һәм күкрәк билгесе тапшырыла. “Яңарыш” фонды ул чираттагы акча җыю түгел – Болгар белән Свияжскины торгызу рухи мәгънәгә ия һәм һәммәсенә дә шатлык китерә торган проект, рухи яңарышның яңа баскычы ул, дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.
Болардан тыш, тарихи-мәдәни һәйкәл-истәлекләр турында балалар күбрәк белсен өчен, ул яңа уку елын Болгар һәм Свияжск хакында кереш дәресләрдән башларга, аннары шуның буенча үз акцияләрен оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Тагын социаль рекламалар әзерләү, галимнәр һәм иҗат интеллигенциясе бер булып, тарихыбызны торгызуда җиң сызганып эшләсен, дип өндәде һәм Болгар белән
Свияжскины торгызу эшләре башлавы белән Татарстан бөтен Россиягә сигнал бирде: еллар үзар һәм бөтен ил буенча тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләр торгызылыр, дип фаразлады М.Шәймиев. Ярдәм күрсәтеп, аңлау тапканнары өчен, ТР Дәүләт киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительлек советы рәисе Россия белән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге объектлар торгызылу, шуның өчен ярдәм күрсәтүчеләрне дөрес итеп яктырткан материаллар күбрәк һәм ешрак халыкка җиткерелсен, дип, моны әйдәп бару “Татмедиа” агентлыгына йөкләнде.
Чыгышында Спас районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев 1989 елда беренче Болгар җыены булганлыгын, ул чара элек муниципаль дәрәҗәдә булып, хәзер республика дәрәҗәсендә уздырыла, инде Татарстан чикләрен дә узып китте, дип искәртте. “Россиядә татарларның Болгар кебек үз изге урыннары күп түгел, бергәләп торгызыйк әле, күкрәгендә йөрәге типкәннәр, кушылыгыз шушы эшкә!” – дип өндәде.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot