Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Шәймиев "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсе хакында: Биредә тарих кына чагылыш тапмаган
Күргәзмәдәге кайбер картиналар Дәүләт Киңәшчесе игътибарын аеруча нык җәлеп итте.
(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Биләр. 1236 ел көзе" (Биляр. Осень 1236 года) күргәзмәсе белән танышты.
Иң элек ул Никос Сафроновның "Хәзинә"дәге күргәзмәсен карады. Кайбер картиналар аның игътибарын аеруча нык җәлеп итте. Мисал өчен, Михаил Казаковның портретын ул бик җентекләп карады. "Нинди караш! Нинди күзләр! Ничек карап тора", – дип бәя бирде ул рәссам осталыгына. "Көнбатышның югары рухилыгы" (Высокая духовность Востока) картинасындагы мәчет манараларын исә Болгардагы "Ак мәчетнеке" белән чагыштырды.
Шуннан соң Минтимер Шәймиев "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсе белән җентекләп танышты. Һәр рәсемнең детальләрен, нечкәлекләрен күзәтеп, бәясен бирде.
Тарих фәннәре докторы, археолог Константин Руденко билгеләп үткәнчә, 1236 ел вакыйгалары хакында тарихи хезмәтләрдә бик аз мәгълүмат табарга мөмкин. "Ə ул вакыйгалар бик зур үзгәрешләргә китерә, аннан соң дөнья үзгәрә", – ди тарихчы. Аның сүзләренчә, басмадагы рәсемнәр тарихи чыганакларга таянып ясалган.
"Караван" дип исемләнгән рәсемдә Дәүләт Киңәшчесен табигать, атлар, кешеләрнең кием-салымы җәлеп итсә, "Половчанка" картинасында ул сурәтләнгән хатын-кызның тышкы кыяфәтенә игътибар итте. Көнбатыш Европа халкы өчен зур роль уйнаган Батый ханның портреты, ул утырган тәхет тә кызыксыну уятты Минтимер Шәймиевта. Гомумән, рәсемнәрдәге кеше образларын ул аеруча ныклап өйрәнде.
Күргәзмәдә Биләрдә шул чорда эшләнелгән предметларны, аларның калдыкларын да күрергә була. Минтимер Шәймиев алар белән дә таыншты, аларның тарихы белән дә кызыксынды.
Дәүләт Киңәшчесе Биләрдәге мәчет хәрабәләре фотосурәтен дә бик җентекләп күзәтте . Билгеле булганча, әлеге мәчетнең мәйданы 2,5 мең кватрат метрдан артык һәм ул Болгардагы Җәмигъ мәчетеннән зуррак булган.
"Əлеге күргәзмәдә тарих кына чагылыш тапмаган. Монда сәнгатьнең яңа алымнары, рәссамның үз кулы сизелә. Болар барысы да бик кыйммәтле. Тарихка мөрәҗәгать итү туристларны җәлеп итәргә дә, республикабыз белән танышырга да ярдәм итә. Бу бик мөһим хезмәт", – дип бәя бирде күргәзмәгә Минтимер Шәймиев. Соңыннан ул тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр китабында үз теләкләрен язды.
Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан оештырылган күргәзмә тарихчылар, сәясәтчеләр, сәнгать дөньясын яратучыларда зур кызыксыну уяткан. Биредә Булат Гыйльфановның Константин Руденко китабы өчен язылган 18 картинасын күрергә мөмкин.
Проект үзе Идел буе Болгарстаны тарихында хәл иткеч вакыйгаларга багышланган. Монгол гаскәрләре Идел буе Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне басып алган. Археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденконың китабы да шул вакыйгаларны чагылдыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз