news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: «Без үзебез төзибез, үзебез кулланабыз, спортта үрләр яулыйбыз»

Казан Универсиадасында кулланылачак спорт объектларының беренчесен - Мәүлетов урамында урнашкан күп функцияле «Зилант» спорт комплексын ачу тантанасында ясаган чыгышында ТР Президенты шулай дип белдерде

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанда Универсиадада кулланылачак спорт объектларының беренчесен - Мәүлетов урамында урнашкан күп функцияле «Зилант» спорт комплексын ачу тантанасы булды. Әлеге вакыйгада РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида кышкы XXII Олимпия уеннарына һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда булачак XXVII җәйге Универсиадага әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет рәисе урынбасары Александр Абрамов, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхәүтдинов катнашты. 

 Яшь спортчылар көче белән спортка һәм Казан Универсиадасына мәдхия рәвешендә сәхнәдә һәм боз аренасында әзерләнгән спорт-мәдәни чарада «Ак Барс» хоккей командасы капитаны Алексей Морозовка балалар һәм үсмерләр спорт белән шөгыльләнергә, спортка фидакарьләрчә хезмәт итәргә, ил, республика, Казан данын һәм спортчы исемен югары күтәрергә ант иттеләр. А.Морозов, үз чиратында, аларның чын спортчылар булып җитешүләрен һәм киләчәктә спорт үсешенә өлеш кертүләрен теләде.

 Тантанага килгән җитәкчеләрдән башлап Илсур Метшин ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә спорт өлкәсенә зур игътибар бирүе, аның абруе бәрабәренә Казанның Универсиада үткәрү хокукына ия булуы өчен һәм Шәфәгат Тәхәүтдинов җитәкчелегендә «Татнефть» ААҖенә «Зилант» комплексын инвестицияләве өчен олы рәхмәт белдерде. «Федераль Хөкүмәт ярдәме белән республика башкаласының Идел буе районында яшәүче 220 меңнән артык халкына 12 яңа спорт объектында спорт белән шөгыльләнү мөмкин булачак», - диде ул. Чыннан да, әйтик, «Зилант»та Универсиада барган көннәрдә волейбол буенча сайлап алу матчлары үткәрелсә, аңа кадәр һәм аннан соң бу комплекста 4 балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе шөгыльләнәчәк, шул исәптән алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча да секцияләр эшләячәк. Болардан тыш, «Зилант» шугалагында районның теләгән кешесе тимераякта шуа алачак.

 «Без Универсиаданы каршылау маршына атлап барабыз. Без үзебез төзибез, үзебез кулланабыз, спортта үрләр яулыйбыз. Алга таба да шул рәвешле эшләргә кирәк һәм моны без булдырабыз!» - дип рухландырды үзенең чыгышында ТР Президенты М.Шәймиев. Казан Россиядә яшәү өчен бик уңайлы шәһәргә әйләнә бара, моңа республика һәм шәһәр җитәкчелеге, нефтьчеләр, төзүчеләр зур өлеш кертә, дигән фикерен белдерде Мәскәү кунагы А.Абрамов.  

 Искәртеп үтәбез: инвестор «Татнефть» ААҖнә 360 млн. сумга төшкән «Зилант» спорт комплексын төзү эшләре былтыр 23 октябрьдә башланган иде. Объект барлыгы 10 мең кв.м мәйдан били, 4 мең кв.м. мәйданда төзү эшләре башкарылды. Өсте ябулы шугалак мәйданы 58х28 м, тагын 12х10 метрлы 2 тренажер һәм 12х10 метрлы шейпинг заллары бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100