news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: «Без өметләнгәнчә бик акыллы икәнсез, үзегезнең ниндилегегезне күрсәтегез!»

Бүген Казан Кремленың Президент сараенда ТР Президенты Татарстан Республикасы дәүләт стипендияләренә лаек булган аспирантлар, студентлар һәм укучы яшьләргә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремленың Президент сараенда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм республиканың югары уку йортлары ректорлары катнашында, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт стипендияләренә лаек булган аспирантлар, студентлар һәм укучы яшьләр белән очрашты.

 Шәхсән үзе, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән укучы яшьләрне Россия студенты көне белән кайнар котлап, М.Шәймиев, студентларны яклаучы саналган Татиана көне уңаеннан, очрашуга килгән Татьяналарның барысына да аерым-аерым чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

 Илдә үзгәртеп корулар башланган узган гасырның 90 нчы елларын искә төшереп, Президент тулы бер системаны үзгәртеп коруның четерекле якларына тукталды һәм, ул башлангыч тормышка ашты диеп була, диде. «Дөрес, яшьләр өчен ул процесс бары тик тарих кына булса, без - шушы вакыйгаларның шаһиты да. Элек синең өчен һәрнәрсәне алдан хәл иткән булсалар, үзеңнең тормышыңны үзең кайгыртып, күнегелгәнгә караш-мөнәсәбәтләреңне үзгәртү, КПСС идеологиясеннән күп партиялелеккә күчү алай җиңел булмады, әмма илне модернизацияләүгә ирешелде, шулай да, максатка бик акрын барабыз кебек тоелды», - дип искәртте.

Киләчәккә күз салып, М.Шәймиев, тагын 2 елдан илнең үсеше бәрабәренә кайсы партия алга чыгасын хәзердән үк кем әйтә ала, чөнки бу бик нечкә инструмент, дип билгеләп үтте. Ә ил белән идарә итүне ышанып тапшырганнар икән, эшлә, булдыра алмасаң – урыныңны башкага бир, үзеңә ышаныч яулар өчен яхшырак сыйфатлар тупла, проблемаларның исә бетәсе юк, әмма ялгышырга ярамый, чөнки ул финанс югалтуларга китерергә мөмкин... Дәүләт дәрәҗәсендә технологик артта калганлыкны бетерергә кирәк, ник дигәндә, гел чимал белән генә эш итү бик аз, андый мөмкинлекләре булмаган илләр дә үсештә бит, димәк, без тагын да өстенлектә булырга тиеш, яшьләр колагына моны җиткерү зарур, диде. «Кешелек капиталы мөмкинлекләре гаять зур, югары технологияләрне мәгариф системасын камилләштерү аша гамәлгә кертергә кирәк. Галәмгә башлап очучылар без булдык, димәк, без булдыра алмыйбыз дип кем әйтә ала? Шуны әйтәсем килә: аң-белемнең әһәмияте биниһая зур, агымдагы елны Укытучы елы дип атавыбыз тикмәгә генә түгел, чөнки белем укытучыдан башлана», - дип басым ясап әйтте республика башлыгы һәм алга таба бәлки Укучы елы яки Ата-ана елы булыр, уйлашыгыз, дип залга мөрәҗәгать итте.

Бүгенге тантана темасына янә кайтып, Президент: «Уңышка ирешә алганга, эше барып чыкканга ярдәм кулы сузарга кирәк: бу – кыйммәтле капитал. Ул башкаларга да үрнәк булырга тиеш», - дип өметле яшьләргә ышаныч баглады. КДУ базасында федераль университет оешу мәсьәләсендә, үсешнең алдагы этабында укырга килгәннәр биредә кала икән, моны хупларга гына кирәк, тагын 10-15 елдан шуның әҗере, нәтиҗәсе, республикада белемлелекнең дәрәҗәсе сизеләчәк, дип фаразлады.  

«Яшь галимнәрнең салымнардан азат үз бизнесы, үз предприятиесе булырга тиеш, бу турыда закон кабул ителде. Без өметләнгәнче үк бик акыллы икәнсез икән, үзегезнең ниндилегегезне күрсәтегез! «Идея» технопаркы бар, файдаланыгыз, иҗат итегез. Ә җиңүче рухы безнең республикада бар, спортта, башка өлкәләрдә. Кыскасы, үзегезне күрсәтегез, ә без, үз чиратыбызда, ярдәм итәрбез», - дип, Татарстан Президенты М.Шәймиев яшьләргә өмет канатлары элде, галим хезмәтенең кадерен белергә кирәк, чөнки акыл хезмәте - искиткеч зур хезмәт ул, дип басым ясап әйтте. 

Стипендиатлар арасында чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, фәнни мәктәпләрне торгызмый торып, алга китеш сизелерлек булмаячак, ә инде республикада, илдә грант, премия, стипендияләр билгеләп, фәнни конференцияләргә җәлеп итеп, өметле студентларны һәм яшь галимнәрне кызыксындыруның роле зур. 

Аерым алганда, бүген 2009 ел нәтиҗәләре буенча 85 кешегә ТР дәүләт махсус стипендияләре бирелде. Стипендиатларның 20се – аспирант, 45е – югары уку йорты студенты һәм хәрби училище курсанты, 10сы – урта һөнәри уку йорты студенты, тагын 10сы – башлангыч махсус һөнәри уку йорты укучысы. Шушы 85нең 40ы – хатын-кыз затыннан, 66сы Казанда укый, калганнары – Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Апас, Минзәлә, Лаеш, Чистайда. Җәмгысе 79 стипендиат, ягъни 93 проценты дәүләт уку йортында белем ала. 

Татарстан Республикасы стипендияләре исә аспирантларга 33,3 мең (2007 елда – 13,5 мең) сум, югары уку йортлары студентларына һәм курсантларга 27,8 мең (2007 елда – 11,7 мең) сум, урта һөнәри уку йортлары студентларына 16,7 мең (2007 елда – 9 мең) сум, башлангыч һөнәри уку йортлары укучыларына 15 мең күләмендә каралган. Стипендияләр белән бергә аларга шушы фактны раслый торган шәһадәтнамә дә тапшырылды.

Вакыйга уңаеннан, ТР Президенты М.Шәймиев стипендиатлар белән истәлеккә фотосурәткә төште.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100