Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Шәймиев:«Бер үк дин руханиларының, берләшү урынына, таркалып йөрүе ярашлы түгел»
ТР Президенты Россия һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтләре башлыклары мөнәсәбәте буенча шундый фикердә
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Президенты резиденциясендә «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» комплекслы проектын эшкәртү һәм гамәлгә ашыру буенча уздырылган беренче эшче киңәшмәдән соң, журналистлар белән очрашу вакытында, ТР Президенты Минтимер Шәймиев шушы тарихи комплексларны торгызу эшләре быелдан ук башланачак, дип игълан итте.
«Бераз эш җәелдерелгәч, илнең ислам һәм христиан диннәре башлыкларын чакыру күздә тотыла, килеп үз күзләре белән күрсеннәр. Болгар һәм Зөя тарихи-мәдәни комплексларын торгызу белән ике диннең – ислам белән христиан диннәренең тыныч кына янәшә яши алу үрнәген бөтен дөньяга күрсәтик, шул рәвешле, күп милләтле Татарстан халкының кунакчыллыгын, киң күңеллелеген ачыйк», - дисә дә, республика җитәкчесе мөселман дини даирәсендәге проблеманы урап уза алмады.
«Идел буе Болгар дәүләте рәсми рәвештә 922 елда ислам динен кабул итү вакыйгасы хөрмәтеннән Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин Болгарда диндарлар өчен җыен оештыра, ә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман Исхакый моннан читтә – Казанда кала. Аллаһыга хезмәт итүдән дә өстенрәк булырга ярыймыни?! Кемдер кемгәдер ошыймы-ошамыймы, ул шуның кадәр мөһимме?.. Болгарда моңарчы күзәтелгән тискәре күренешләр булмаска, моңа беркем дә юл куймаска тиеш», - дип басым ясап әйтте Президент М.Шәймиев.
Быел шундый җыенда үзенең катнашачыгын, андагы вазгыятьне күзәтәчәген белдереп: «Мин аятулла ролена керешергә җыенмыйм, эш аңарда түгел, әмма бер үк дин руханиларының, берләшү урынына, таркалып йөрүе ярашлы түгел. Бөтен Россия мөселманнарын берләштерү турында сүз барганда, аеруча», - дип, республика башлыгы Татарстанда бу мәсьәләсе хәл ителгән, аны күтәренке күңел белән башкара белергә кирәк, чөнки җаваплылык зур һәм халык белән бәйле, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз