news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Шәймиев Бөтенроссия сыйфат оешмасының югары бүләгенә лаек булды

Татарстан Президентына фәлсәфәче Иван Александрович Ильин исемендәге медаль тапшырылды

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Президенты Минтимер Шәймиев Бөтенроссия сыйфат оешмасының югары бүләге –фәлсәфәче Иван Александрович Ильин исемендәге медаль белән бүләкләнде. Республика башлыгы әлеге мәртәбәле бүләккә идарә сыйфаты өчен лаек булган. Бу хакта бүген “Корстон”да Бөтенроссия сыйфат форумы пленар утырышында Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин хәбәр итте.
Геннадий Воронин бүген Кремльдә Татарстан Президенты белән очрашуын һәм аңа медальне үзе тапшыруын җиткерде. Очрашуда Казан форумында күтәреләчәк мәсьәләләр – яшәү сыйфатын күтәрү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау кебек тармакларда сыйфат хакында җентекле сөйләшү булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot