news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: «2010 ел быелгыдан һәм 2008 ел ахырыннан да начаррак булмаска тиеш»

ТР Президенты сараенда бер төркем татарстанлыга РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында ясаган чыгышында Президент шулай дип фаразлады

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремленың ТР Президенты сараенда республиканың алга китеше, халкының социаль һәм хокукый якланышы, сәламәтлеге өчен хезмәтләре кергән һәм эш нәтиҗәләре белән аерылып торган бер төркем татарстанлыга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
 
Президент резиденциясенең Тантаналар залындагы әлеге чараны ачкач, ТР Президенты Минтимер Шәймиев залдагыларга мөрәҗәгать итеп, узган елны булган шундый ук дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын искә алды, ул чакта бүләкләү финанс кризисы башланган вакытка туры килгән иде, дип искәртте ул. Үкенечкә, ул чактагы фаразлар расланды, ләкин хәлебез шуннан да начаррак булырга мөмкин иде, шөкер, социаль кризис булмады, диде Президент. Четерекле вакыт кичерәбез, ләкин бу кризис дөньякүләм масштаблы, кайбер бик йогынтылы илләр хезмәт кертми җиңел генә капитал тупламакчы булды, кредитлар да, «очсыз спектакльләр» дә әнә шуннан, дип, ул республикада кризис кагылган төп тармакларны барлады. Капитал үзенең йөзен күрсәтте, дип, Президент үзенең бу мәсьәләдә күзаллаулары белән уртаклашты. «Финанс кризисы безгә шактый ук китереп бәрде, ник дигәндә, безнең продукция башка илләргә чыгарыла һәм без – дөньяда иң зур уенчыларның берсе. Без керемнәребезнең өчтән берен ала алмадык, бу исә республика, аның муниципаль берәмлекләре бюджетларында сизелә», - диде М.Шәймиев.

Торак мәсьәләсенә күчеп, республика башлыгы, торак төзелешендә кризис чорында төзелеш күләмен киметмичә уза алдык, тузган торакны бетерү программасының дәвамы булган һәм уникаль саналган Татарстанда социаль ипотека программасы торакка ихтыяҗның кискенлеген сизелерлек киметте, дип басым ясап әйтте ул. «Ун ел элек торак проблемасын болай хәл итүне күз алдына да китереп булмаган иде, «перестройка» заманындагысын әйтеп тә тормыйм», - дип, М.Шәймиев казанлыларның шәһәр уртасында тузган йортларда, баракларда яшәгән чакларын искә төшерде. Гомумән алганда, киләсе ел 2008 елның ахыры һәм 2009 елдагыдан да начаррак булмаска тиеш, дип фаразлады Татарстан җитәкчесе.  

Кереш чыгышын йомгаклап, ТР Президенты республиканы финанс-икътисади яктан сәламәтләндерү, рухи яктан ныгыту бәрабәренә тырышып эшләгән, хезмәтләре белән аерылып торган затларга Татарстан Хөкүмәте , Дәүләт Советы һәм шәхсән үзе исеменнән рәхмәт белдерде. 

 Аерым алганда, ТР Президенты кулыннан 55 кеше югары бүләкне кабул итеп алды. Иң беренче булып ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиевага Минтимер Шәймиев, РФ Президенты Указы белән, Дуслык ордены тапшырды һәм, мәдәният җитәкчесе өчен мондый бүләк бирелү сирәк хәл, дип билгеләп үтте. РФ Президенты Указында каралганча, тагын «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» II дәрәҗә ордены медале белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарәсе академиясенең физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире Валентина Никонова бүләкләнде, РФнең атказанган юристы, экологы, төзүчесе, артисты, сәламәтлек саклау һәм мәдәният хезмәткәре исемнәре бирелде.

 ТР Президенты имзалаган Указ нигезендә, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Раиса Гусляковага «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены һәм 17 кешегә «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре тапшырылды. Шулай ук Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, югары мәктәп хезмәткәре, икътисадчысы, юристы, табибы, артисты, мәдәният хезмәткәре, рәссамы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм механизаторы, азык-төлек сәнәгате хезмәткәре, элемтә хезмәткәре, халыкны социаль яклау хезмәткәре исемнәре бирелде. Бүләкләнүчеләр, ТР Президенты М.Шәймиев белән истәлеккә фотосурәткә төшкәч, шул уңайдан әзерләнгән бәйрәм табынында фикер алышты.       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100