news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: “2009 елны бурычны үтәү тойгысы белән озатабыз”

Бүген Казанда “Ел җитәкчесе – 2009” Республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Ирина Халитова). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә сәүдә–күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел җитәкчесе – 2009” Республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Татарстанда 9 нчы тапкыр үткәрелә торган конкурсның 15 җиңүчесе республиканың актуаль икътисади мәсьәләләрен хәл итүдә зур өлеш кертте, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
Искә төшереп үтәбез, конкурста министрлык һәм ведомстволар, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, иҗтимагый оешмалар тәкъдим иткән төрле тармак һәм икътисад өлкәсе предприятиеләре һәм оешмаларының 130 җитәкчесе катнашты. Алар икътисад һәм эшчәнлек өлкәсенең төрле тармагын тәкъдим итә. “Әмма аларны югары максатлар куя һәм аңа ирешә белү берләштерә. Татарстан талантлы һәм инициативалы кешеләргә бай. Алар – безнең республиканың горурлыгы һәм иминлек нигезләре”, - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, “Ел җитәкчесе” конкурсының максаты яхшылардан яхшыны ачыклау, аның хезмәтенә бәя бирү, халыкка танытудан гыйбарәт. “Кризис шартларында безнең алда икътисадның көндәшлеккә сәләтле булуын күтәрү бурычы тора. Җитәкчеләрдән оптимальләштерү, инновацион эшчәнлек, кадрлар потенциалын ныгыту, эшчәнлектә социаль җаваплылыкны күтәрү буенча максатчан эш таләп ителә. “Без монотерриторияләрне үстерүгә, республика тауар җитештерүчеләре продукциясен сату, электрон технологияләр куллану, технологик куркынычсызлык тәэмин итүгә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә зур игътибар бирәбез. Алар бербөтен булып республика дәрәҗәсендә проблеманы хәл итү өчен тиешле нәтиҗәсен бирә. Казанда 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында спорт инфраструктураларын үстерү буенча зур эшләр башкарыла. Бу өстенлекләр конкурс номинацияләрендә чагылыш тапты”, - диде ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм конкурс лауреатларына алтын билге, дипломнар тапшырырга кереште.
Сәхнәгә беренче булып конкурсның “Югары дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтлелек өчен” номинациясендә җиңүгә ирешкән “Казан вертолет заводы” ААҖнең генераль директоры Вадим Лигай күтәрелде. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин “Монотерриторияләр үсешенә зур өлеш керткәне өчен” номинациясендә җиңде. “Актив инвестицион эшчәнлек өчен” номинациясендә җиңгән “ИНВЭНТ” ҖЧҖ идарәче компаниясенең (Казан) генераль директоры Эльбек Сафаев “Ел җитәкчесе – 2009” конкурсының җиңүче дипломы белән бүләкләнде. “Инновацион эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары өчен” номинациясендә “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров җиңде. Әлмәт шәһәренең “Татех” ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин “Зур социаль җаваплылык өчен” номинациясендә җиңүгә иреште.
“Төньяк–көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ (Казан) генераль директоры Рифгать Хәкимов “Кадрлар потенциалын актив рәвештә үстергән өчен” номинациясендә 2009 елның иң яхшы җитәкчесе дип табылды. “ВАМИН Татарстан” ААҖ генераль директоры Вәгыйзь Минһаҗев һәм “Чаллыводоканал” ЯАҖ генераль директоры Уел Хөсәенов “Экология куркынычсызлыгын арттырган өчен” номинациясендә җиңде.
ТР Премьер–министры “Идея–Көньяк–көнчыгыш “Инновацион– җитештерү технопаркы” ҖЧҖ (Лениногорск) генераль директоры Роберт Ильясовка “Кече бизнес үсешенә өлеш керткән өчен” номинациясендә конкурс җиңүчесе дипломын тапшырды. “КАМАЗ” ААҖ (Чаллы) генераль директоры Сергей Когогин, “Завод ТЕХНО” ҖЧҖ филиалы (Зәй) директоры Андрей Мамонтов һәм Нур Баян исемендәге ҖЧҖ директоры Айрат Гапсәләмов “Кризиска каршы программаны нәтиҗәле гамәлгә ашырган өчен” номинациясендә “Ел җитәкчесе–2009” конкурсының җиңүчеләре дип табылды.
“Камгэсэнергострой” ААҖ (Чаллы) генераль директоры Александр Евдокимов һәм “Татнефть” ААҖ (Әлмәт) генераль директоры урынбасары Федор Щелков “Республика тауар җитештерүчеләренең продукциясен актив рәвештә таныткан һәм электрон технологияләрне кулланган өчен” номинациясендә җиңде.
“Казан май–экстракция заводы” ААҖ (Лаеш районы) Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин “Спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясендә конкурсның лауреаты дипломына һәм “Ел җитәкчесе–2009” алтын билгесенә лаек булды.
Җиңүчеләрне Татарстан башлыгы Минтимер Шәймиев тәбрикләде. “Чираттагы мәртәбә республиканың иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләгәндә гади бер елга нәтиҗә ясыйбыз дигән тәэсир кала. Бу бик тә мөһим – ул узып баручы ел шартларында безнең җитәкчеләр, бизнес һәм хакимиятнең хәл–әхвәле шундый булуы хакында сөйли, – дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Бу шундый катлаулы елда да үзебезне җитди тотуыбыз хакында сөйли. Татарстан һәм безгә охшаш берничә төбәк яхшы эшли башласа, бу шунда ук продукция күләме һәм Россиянең тулаем төбәк продуктында чагылыш таба. Бу хакта мин әледән әле илебез җитәкчеләренең исенә төшереп торам”.
Татарстанда шундый кадрларның булуы ул гаять зур байлык, дип ассызыклады ТР Президенты. “Бу бер–ике ел эчендә генә барлыкка килмәде. Кризис республика керемнәрен тәэмин итүче икътисадның әйдәп баручы өлкәләрендә үзен нык сиздерде. Дөньяның стратегик компанияләре бөлгенлеккә төшкән шундый шартларда да бүген конкурс җиңүчеләре дип табылган җитәкчеләребез катлаулы хәлдән чыгу юлын тапты”, – дип өстәде М.Шәймиев.
“Авырлыклар булды һәм булачак, әмма без 2009 елны бурычны үтәү тойгысы, җиңүгә һәм уңышка омтылыш хисе белән озатабыз. Сезне чын күңелдән тәбрик итәм! Шулай дәвам итегез!”, – дигән сүзләрен җиткерде Минтимер Шәймиев “Ел җитәкчесе–2009” конкурсы җиңүчеләре һәм бәйрәм кунакларына.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100