news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәшһүр тел галиме Вахит ага Хаковның якыннары Буада булып китте

Буаның туган якны өйрәнү музеенда Вахит агага багышланган экспозициягә өстәр өчен, кунаклар аның берничә шәхси әйберен дә алып кайткан иделәр

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Буа шәһәрендәге туган якны өйрәнү музеенда узган очрашу тумышы белән Күзби авылыннан булган тел галиме - Россия Гуманитар фәннәре академиясе академигы, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан университеты профессоры Вахит Хаковның тууына 90 ел тулуга (1926-2008) багышланды, дип яза районның “Байрак” газетасы.

Очрашуда мәрхүм якташыбызның хатыны - балаларга 40 ел буена белем биргән Хөрия ханым, кызы - Казан энергетика институтының сәнәгать энергетикасы кафедрасы доценты Ләлә Әхмәтвәлиева, улы - Америкада мәгълүмати технологияләр буенча инженер булып эшләүче Илдус, оныгы - филология фәннәре кандидаты Алсу Гобәйдуллина кайтты. Очрашуда шулай ук район мәдәният идарәсе башлыгы Мөдәррис Гайфуллин, “Коммуна” җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов, Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Вахит Хаковның укучысы Гөлнур Айзетуллова, укытучылар, укучылар катнашты.

Кунаклар күренекле якташыбызның тормыш юлы турында сөйләделәр, җылы истәлекләрен барладылар. Якыннары укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның Казан дәүләт университетында 1960 елдан башлап гомеренең соңгы көненәчә татар теленнән меңнәрчә студент укытып, аспирантлар әзерләп, олуг галим буларак бөтен төрки дөньяга танылганчы, 17 яше дә тулмаган егет чагында гаскәри хезмәткә алынып, Бөек Ватан сугышында Япониягә каршы барган сугышларда катнашып яралануы, Монголиянең Чойбалсан шәһәрендә башланган хәрби поход аның өчен Кытайдагы Сары диңгез буенда тәмамлануы билгеле.

Буаның туган якны өйрәнү музеенда Вахит агага багышланган экспозициягә өстәр өчен, кунаклар аның берничә шәхси әйберен дә алып кайткан иделәр. Аларны музей директоры Люция Әхмәтҗановага тапшырдылар. Кунаклар Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең сәнгатьне өйрәнү музеенда да булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100