news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәшһүр татарларның сурәте һәм канатлы сүзләре язылган плакатлар бастыра башладылар

Киләсе елның февралендә һәр татар мәктәбенә ун бөек кешенең сурәте барып ирешер дип көтелә.

Мәшһүр татарларның сурәте һәм канатлы сүзләре язылган плакатлар бастыра башладылар
Солтан Исхаков

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Идел-Пресс» типографиясендә мәшһүр татарларның сурәте һәм канатлы сүзләре язылган плакатлар бастыруга старт бирелде. Басма станокның эшли башлавын «Татар-информ» хәбәрчесе күзәтте.

Плакатларны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе инициативасы һәм заказы белән Татарстан китап нәшрияты эшли. Сурәтләр, рамкага урнаштырылып, февраль аенда Татарстанның 700 татар мәктәбенә барып ирешер дип көтелә. Бу турыда Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

«Әдәбият, тарих, биология, химия, медицина өлкәләрендә тирән эз калдырган бөек татарларны мәктәп укучыларына таныту бурычы куелды. Февральдә һәр татар мәктәбенә ун кешенең сурәте барып ирешер дип өметләнәм. Барлыгы җиде мең плакат эшләнәчәк. Аларны рамкага урнаштыру өчен Мәскәүгә илтәбез. Аннары алар Казанга әйләнеп кайтачак», — диде ул.

Плакатларның геройлары — мәгърифәтчеләр Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, М.Корбангалиев, әдәбият классиклары Дәрдемәнд, Н.Исәнбәт, тарихчылар М.Госманов, А.Халиков, фән эшлеклеләре А.Терегулов һәм Г.Камай. Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, шәхесләрне Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе 2-3 басма битлек исемлектән мәктәптә куллану ешлыгына карап сайлап алган.

«Татарстан китап нәшрияты мәктәпләр өчен төрле елларда плакатлар әзерләгән, ләкин алар каралы-аклы булган. Яңаларын заманча, төсле итеп эшләдек. Һәр плакатта атаклы кешенең портреты һәм канатлы сүзе бирелгән. Шулай ук шәхеснең биографиясе, эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат алу өчен, Википедиягә сылтама белән QR-код урнаштырылган», — диде нәшрият директоры.

Плакатларның макетын татар дизайнеры Илшат Исхаков ясаган. Комиссия әгъзалары берничә останың концепциясеннән Илшат Исхаковныкын сайлап алган.

«Миңа шушындый мөһим проектта катнашырга насыйп булды. Эш 3-4 ай дәвамында барды. Яхшы килеп чыкты кебек. Һәр плакат заманча иллюстрация, ачык типографика кулланып бер стильдә эшләнде. Хештег һәм QR-код кебек заман атрибутикалары да керде. Хештег ярдәмендә социаль челтәрләрдән мәгълүмат алырга була», — диде Илшат Исхаков.

 


Галерея: Мәшһүр татарлар сурәтләнгән плакатларны типографиядә бастыру чарасыннан фоторепортаж

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100