Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәшһүр татар // БЕЗ ИЛhАМЛЫ ХАЛЫК! // [№7, 21 февраль]
Мәшһүр татар // БЕЗ ИЛhАМЛЫ ХАЛЫК! // [№7, 21 февраль]
Мин — замананың яшь кешесе, ягъни замана яшьләренең берсе. Мине мода, музыка, яңа кинофильмнар кызыксындыра, бу — табигый. Яшьләр генә карый торган Муз-TV каналын һәркөнне кабызып җибәрәм дә анда — Эминем, Земфира, “Уматурман”, “Linkin Park” төркем-нәре…
Ә кемдер татар эстрадасын ярата – радио тыңлый, концертларга йөри. Олы яшьтәгеләр, без – яшьләр тыңлаган җырчыларны өнәп бетерми. “Җырлары көйсез-моңсыз”, — диләр. Кайвакыт, алар хаклы – әллә нинди мәгънәсез җырлар тыңлыйбыз шунда – олылардан оялып китәм кайчакта... Чын-чынлап матур тавышлы җырчыларга, халык җырларына мәхәббәт үз вакыты белән килә дип уйлыйм. Һәр кешегә төрле вакытта. Миңа да ул вакыт килеп җитте. Ул вакытны нәрсә китерәме? Вакыт һәм ераклык. Туган җирем, халкым мәдәниятеннән, татар теленнән ерак торганлыгым – чит илдә яшәгәнем. (Мин бер ел буе Казанымнан, дусларымнан аерылып яшәдем – Төркиядә укыдым). Башка илләрнең мәдә-нияте белән танышкан саен, башка телләрдәге җырларны тыңлаган саен, үземнеке – нәкъ менә үз халкым җырлары йөрәгемә якынрак була башлады.
Илһам Шакиров җырлары язылган кассетаның өйдә калганы, янымда булмаганы йөрәкне тырный иде – яңа дусларыма тыңлатып, гашыйк иттерер идем моңыбызга һәм, кем белә, бәлки халкыбыз җырларына да…
Әле күптән түгел К.Тинчурин исемендәге театрда узган “Оныта алмыйм” дигән концертка барган идек. Дөресен генә әйткәндә, бары тик Ил-һам Шакиров җырлаганын ишетер өчен генә бардык без анда. Сәхнәгә иң ахырда Илһам абый чыкты. Халык кул чаба башлады – туктамый гына бит! Әле бер сүз дә әйтмәгән, микрофон тотарга да өлгермәгән җырчы: “Ярый-ярый, арттырып җибәрдегез инде”, — дип елмайды.
Концерт башланыр алдыннан мин сәхнә артына керергә булдым, каршыма Ил-һам абый үзе килеп чыкты. Төз гәүдәле, якты карашлы Илһам абый репетиция ясап йөри икән. Бу яшенә кадәр тавышының көчле һәм үзенчәлекле тембрлы, искиткеч моңын югалтмавын ул үзе шулай аңлата: “Тавышны гел эшләтергә кирәк”. Концертларда җырлыйсы булса, атна буе әзерләнә икән ул. Илһам абый мактаганны яратмый, кыяфәте, үз-үзен тотышы турындагы матур, җылы сүзләргә карата: “Юк-юк, алай түгелдер инде!” – дип көлә генә.
Илһам абыйга әти-әнисе исеме җисеменә туры киләчәк исем сайлаганнар икән дип уйлыйм мин, сәхнәдә аккан моңга чумып, аның җырлаганын тыңлаганда. Зал тынсыз калып Бөек Җырчыны тыңлый. Зал Илһам моңында эри, тамашачы һәр күзәнәге белән шушы моңны тоя. Кешелек, яшәеш, яшәү мәгънәсе турындагы уйлар яктыра, яшәү мәгънәсен аңлау тирәнәя. Дөнья ваклыклары, авырлыклар, тормыш пычраклыклары читкә китә, югала, җуела һәм күңел сафлана, чистара. Галиҗәнап Моң синең өчен саф, чиста дөнья – балачак дөньясын тудыра. Шушы Моңга исергән, шушы Моң белән дулкынланган зал Бөек җырчының (ә Ул бу концертта бары тик өч җыр җырлады) һәр җырын көчле алкышларга күмә. Мин дә учларым авыртканын да сизмичә кул чабам һәм залга кушылып “Афәрин!” дип кычкырам, мөлдерәмә тулган күңелемнән күз яшьләрем булып тамарга әзерләнгән хисләремне тыярга тырышам.
Күпме генә: “Тавышсыз, көйсез, моңсыз җырчылар сәхнәне басты”, — дип зарлансак та, танырга кирәк, татар эстрадасында бүген яхшы тавышлы шәп җырчылар бар! Болар – Зөфәр Билалов, Айдар Галимов, Идрис Газиев, Закир Шаһбан, “Казан егетләре”, Салават… Әмма! Әмма Илһам Шакиров бер генә! Илһам ага Шакиров – гасырларга бер генә туа торган талант иясе һәм татар халкына гына хас булган моңның гәүдәләнеше ул.
Ягъни, Моң дигән фәлсәфи төшенчәнең реальләшкән үрнәге! Без бүген шуның белән бәхетле икән.
Татар халкының Бөек Шә-хесенә – Бөек Җырчы – Моң Иясенә – Илһам ага Шакировка 70 яшь (?!). Бүген дә яшьлегендәге үзәкләрне өзәр-лек моңлы тавышы белән җырлаучы Моң Иясенең (моңны мин халкыбызның яралы йөрәгенең һәм кимсетелгән, хурланган яшәү рәвешенең гасырлардан килгән җан авазы дияр идем) илле ел буена татар сәхнәсендә олпат Җырчы булып кала алуы – безнең бәхеткә!
Юбилей алдыннан узган Илһам Шакиров исемендәге халык җырлары конкурсы эстрадабызга күпме исем алып керде. Әлеге конкурс концертның ачылу кичәсендә талантлы җырчыларыбыздан Зәйнәп Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Резеда Галимова, Алсу-Фәридә дуэты һәм башкалар да катнашты.
Бу конкурска җөмһүриятебездән генә түгел – бөтен Россиядән җырчылар килде. Элек аның исеме “Татар җыры” дип атала иде, күпмедер вакыттан соң ул исемне башка конкурс үзенә алды. Бәйгегә Илһам Шакиров исеме бирелде, бу исә башка статус китерде. Конкурска төрле районнардан, чит өлкәләрдән җырчылар килде. Быел исә жюри яңалык кертергә булды, профессиональ җырчыларны һәм үзешчәннәрне аерып карарга һәм аларның җырлау осталыкларын ике төрле итеп бәяләргә. Иң мөһим критерий – татар халык җырларының моңлы башкарылуы. Яшь җырчылар конкурста бер халык җырын һәм Илһам Шакиров репертуарыннан бер җыр башкарырга тиеш иде. Мин бу концертта җырлаячак һәр яшь җырчыдан ак көнләшү белән көнләшәм, чөнки алар бу вакытта җыр дигән дәрьяда йөзәчәкләр, ягъни күпмедер дәрәҗәдә Бөек Җырчыга якынлашачаклар.
Бүгенге яшьләр арасында, бигрәк тә, 18-25 яшьлекләр арасында, Илһам Шакиров һәм аның җырларының Салават һәм аның җырлары кебек популяр булмавы күңелемне тырнаса да, мин ышанам: ун-унбиш елдан соң алар Илһам Шакиров җырларының тирән-леген һәм моңын төшенү бәхетенә ирешәчәкләр, чөнки илле ел дәвамында аның җырларына мөкиббән китеп яшәгән буын – минем дәү әниләр, әниләр буыны бар. Бу – Илһам ага Шакиров җырлары белән тәрбияләнгән, яшәгән буын. Һәм инде минем буын – ХХ гасыр ахыры XXI гасыр башы яшьләре дә Илһам абый җырларын тыңлый.
Илһам ага Шакиров – үзенең җырлары һәм иҗаты белән татар милләтен милләт буларак яшәтүче көч ул. Илһам ага Шакиров һәм аның җырлары бөтен Россия һәм дөнья буйлап сибелеп-чәчелеп яшәүче татар халкын берләштерүче, бергә туплаучы һәм сибелгән татарның татар милләтеннән икәнен исенә төшереп торучы да әле. Татар халкы Сарман якларында туып үскән Илһам исемле авыл егетен Бөек Җырчы Ил-һам Шакиров дигән дәрәҗәгә кадәр үстергән. Ә Илһам Шакиров исемле авыл баласы үзенең бөтен гомерен, бар талантын, бар барлыгын татар милләтенә багышлаган. Татар халкын Илһам Шакировсыз, Ил-һам Шакировны татар халкыннан башка күз алдына китереп булмыйдыр. Шуңа күрә дә, бүген “Без – Илһамлы халык!” – дип, мактана һәм горурлана алабыз.Чыннан да, Илһамсыз яшәү – яшәү булмаган булыр иде… Аллага шөкер, без — Илһамлы халык!
Илһам ага, без, яшьләр, Сезне һәм җырларыгызны бик яратабыз!..
Сөмбел ГАФФАРОВА.
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз