news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәшһүр тарихчы-галим Надир Дәүләт белән очрашу була

Төркиядән ул җәмәгате белән Казанга съездда катнашу өчен килгән

 (Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать көндезге 3тә Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында әлеге академиянең чит илдәге әгъзасы булган танылган тарихчы Надир Дәүләт белән очрашу була, дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар. Очрашуга исә ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач һ.б. рәсми затлар, Татарстан галимнәре һәм язучылары, “Җыен” фонды җитәкчелеге чакырулы. Биредә сөйләшү татар телендә барачак.

Аерым алганда, Надир әфәнде Дәүләт Төркиядән Татарстан башкаласы Казанга Бөтенроссия археология съездында катнашу өчен килгән.

Искәртеп үтәбез: 20-25 октябрьдә Казанда IV (XX) Бөтенроссия археология съезды үткәрелә. Аның барышында археология һәм тарихи фәннәрнең актуаль мәсьәләләрен, археологик мирасны Россия халыклары мәдәни мирасы буларак саклап калу проблемалары, археологиянең белем бирү, музейлар төзелеш, борынгы археология һәйкәлләрен реставрацияләүдәге роле хакында фикерләшү ниятләнә. Бу мәсьәләләр заманча археология фәннәре өчен нигез буларак хезмәт итә.

Казанда Бөтенроссия археология съездын үткәрүгә әзерлек барышында оештыру комитеты Россиянең 72 төбәгеннән һәм 22 илдән 950 галимнән гаризалар алган. Алар 260 тан артык фәнни оешма, югары уку йорты, музей һәм тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт органнары һәм башка оешмаларыннан. 700ләп катнашчы үз докладларын җибәргән, алар 4 томлы съезд хезмәтләре басмасына керәчәк.

Съездны Россия Фәннәр академиясенең Археология институты, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, Россия Фәннәр академиясенең Археология һәм этнография һәм Матди мәдәният тарихы институтлары оештырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot