news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәшһүр опера җырчысы Фәхри Насретдинның тууына 100 ел тулуга “Риголетто” куела

Төп партияләрне Татарстан, Башкортстан республикалары, Украина театрларының әйдәп баручы опера җырчылары башкара, дирижер - Чехиянеке

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Мәшһүр опера җырчысы Фәхри Насретдиновның тууына 100 ел тулуга багышлап, бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Джузеппе Вердиның “Риголетто” спектакле тәкъдим ителәчәк.

Театрның әдәбият-драматургия өлеше өчен җаваплы Жанна Мельникова сүзләренчә, төп партияләрне Татарстан, Башкортстан республикалары, Украина театрларының әйдәп баручы опера җырчылары башкара: Риголетто – Юрий Ившин (М.Җәлил исемендәге ТДОһБТ - Санкт-Петербургның Михайловский театры), Джильда – Галина Чеплакова (Башкорт дәүләт опера һәм балет театры), герцог Мантуанский – Әхмәд Аһади (Санкт-Петербургның Мария театры), Спарафучиле – Сергей Ковнир (Украинаның милли операсы), Маддалена – Зоя Церерина (М.Җәлил исемендәге ТДОһБТ) Монтероне – Марат Шәрипов (Башкорт дәүләт опера һәм балет театры); дирижер – Милош Крейчи (Чехия).

Фәхри Хөсәен улы Насретдин 1921 елның 23 октябренда Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. 1921 елгы ачлыкта балалар ятим калгач, олы абыйсы Фәхрине Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, соңыннан текстиль фабрикасында эшли башлый, шулай ук фабрика каршындагы драмтүгәрәккә йөри. Балачактан ук җыр яратуы, җырчы булу теләге аны Мәскәү эшче татар күчмә театрына алып килә, Мәскәү музыка техникумын “5ле”ләргә тәмамлый, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә дә кабул ителә.
Фәхри Насретдиновка тумыштан гаҗәеп матур, моңлы, сагышлы тавыш бирелгән. Татар опера театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул сәхнәдә лирик тенор тавышына язылган милли һәм классик операларда төп рольләрне беренче булып башкарган. Бу – Ленский (“Евгений Онегин”), Фауст (“Фауст”), Җик-Мәргән (“Алтынчәч”) (2 нче фотосурәттә), Галимҗан (“Башмагым”), Вәли (“Тапшырылмаган хатлар”), Хәлил (“Галиябану”) һ.б. Фәхри Насретдиновның геройлары – саф күңелле, чиста уйлы, гыйшыкка бирелгән ир-егетләр. Шуңа күрә дә җырчының тавышы мәхәббәт белән сугырылган. Үзен сәхнәдә табигый тотышы белән артист геройның чынбарлыгына ышандыра алуын замандашлары язып-теркәп калдырган.

Балачактан халык моңын, аның телен йөрәгенә сеңдереп үскән авыл малае булуы белән Ф.Насретдинов концертларда да дан казанган. Шундый концертларның берсе белән 1971 елда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районына килгән җырчы Фәхри Насретдинов Хәйдәр Бигичевның талантын күреп-тоемлап алып, музыкаль белеме булмаган егетне Казан консерваториясенә алу мәсьәләсен хәл итүе мәгълүм.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1939-1983), РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган Фәхри Насретдинов 1986 елда фани дөньядан китте. Мәшһүр опера җырчысы истәлеген әлеге театр “Риголетто” операсы белән яңарта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot