Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәшһүр биючегә багышлана
Мәшһүр биючегә багышлана
(Мәскәү, 14 июнь, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиллегендә әдәбият, мәдәният һәм сәнгать сөючеләрнең чираттагы җыелышы булды. «Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать” дип аталган үзәк - вәкиллек каршында моннан ике ел элек оешкан иде. Ул Мәскәү төбәгендә яшәүче милләттәшләребез арасында бик әһәмиятле мәдәни-агарту эше алып бара. Бу кичәләр, нигездә, татар телендә үткәрелә. Үзәкнең башлап йөрүчесе һәм җитәкчесе – икътисад фәннәре докторы, профессор Наил Рәхим улы Гәрәев, ярдәмчесе, хатыны, музыкант, сәнгать белгече һәм журналист Наилә ханым.
Бу кичә Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәрелсә дә, сүз, нигездә, Татарстан башкаласы турында түгел, ә татар халкының данлыклы улы, мәшһүр биюче Рудольф Нуриев хакында иде. Залда вәкиллек ярдәме белән “Дөньяның зиннәтле чәчкәсе” исемле бик киң масштаблы һәм бик яхшы әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция дә куелган иде. Анда Р.Нуриевның үзенең, әти-әнисе һәм сеңелләренең фотосурәтләре төп урынны биләп торды.
Рудольф Нуриевның тормыш юлы һәм иҗаты турында ирле-хатынлы Гәрәевлар чыгыш ясады. Алар бөек биюченең иҗатын һәм тормыш юлын бер бөртекләп өйрәнгән. Гәрәевлар, хәтта, Париждагы Р.Нуриев җирләнгән зиратка да барып кайткан икән.
Аларның чыгышлары Зилара Бикбова, Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театры җырчысы Альбина Шаһиморатованың җырлары белән аралашып барды.
Кичәдә шулай ук композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Рим Хәсәнов, Заһид Хәбибуллин әсәрләре, Илдар Юзеев, Муса Җәлил, Саҗидә Сөләйманова һәм Гөлшат Зәйнәшева шигырьләре, татар һәм башкорт халык көйләре башкарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз