news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәсгудә Шәмсетдинова яшь буын галимнәрен татар музыкаль мирасын өйрәнергә чакырды

Композитор белән иҗади очрашуның төп темасы итеп бишек җырлары алынган.

Мәсгудә Шәмсетдинова яшь буын галимнәрен татар музыкаль мирасын өйрәнергә чакырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Америкадан кайткан татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова Казан мәдәният институты студентларын һәм булачак галимнәрне киләчәктә татар музыкасы тарихын өйрәнергә чакырды.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты күренекле композитор белән белән иҗади очрашу оештырды. Төп тема буларак Мәсгудә Шәмсетдинованың фәнни эшчәнлегенең бер өлеше — бишек җырларын җыюы һәм өйрәнүе алынган иде. 

«Бишек көйләрендә Галәм аһәңе» дип аталган иҗади очрашуда фольклорчы галим Геннадий Макаров, каллиграф рәссам Нәҗип Нәккаш, Казан консерваториясе, Казан мәдәният институты һәм Казан музыка училищесы укытучылары катнашты.

«Татарның музыкаль мирасы гаять зур, аны бер мин генә, берничә кеше дә өйрәнеп бетерә алмый. Бу мирасны барыбызга да өйрәнергә, саклап калырга кирәк дип», — дип мөрәҗәгать итте Мәсгудә Шәмсетдинова студентларга.

Ул Америкада яшәгәндә татар әкиятләре сөйләп тә акча эшләгәнен әйтеп узды. «Билет алып керәләр дә тыңлыйлар иде безнең әкиятләрне. Безнең фольклорыбыз зур байлык», — диде ул.

  • Мәсгудә Шәмсетдинова — композитор, философия фәннәре кандидаты. Америкада яши.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100