news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнарга сәламәтлекне саклау һәркемнең бурычы икәнен искәрттеләр

Быел Ураза бәйрәмендә мәчетләрдә массакүләм чаралар булмый.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Үзизоляция режимы акрынлап гамәлдән чыгарыла башлау белән, кешеләр паркларга, гражданнар күпләп җыела торган урыннарга агылды, күбесе саклык чаралары күрү турындагы күрсәтмәләрне санга сукмый. Мондый күренешләр мәчетләрдә дә күзәтелә башлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

«Барлык руханилар, мәхәллә кешеләре һәм гражданнарының уяулыгын югалтмавын сорыйбыз! Кешеләр күп җыела торган урыннарда битлек һәм перчатка киюне дәвам итегез, кибет һәм башка урыннарда дистанция саклагыз. Без, мөселманнар, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге өчен җавап бирәбез, куркынычсызлык чараларын үтәү эпидемия вакытында гына түгел, һәркемнең көндәлек тормышында нормага әверелергә тиеш», диелә бу хәбәрдә.

Мәчетләрдә һаман да күмәк чаралар үткәрелми, җомга вәгазьләре һәм ураза вакытында тәравих намазлары укылмый. Мәчеттә имамнар кизү тора, алар мәхәлләләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Теләгән һәркемгә исем кушу йоласын үтәгәндә, никах укыганда, шулай ук мәетләрне җирләгән вакытта ярдәм күрсәтелә. 

Быел Ураза бәйрәме мәчетләрдә массакүләм чаралардан башка гына үтәчәк. Вәгазьләр һәм бәйрәм намазының трансляциясе тәкъдим ителәчәк.

Россиядә Covid-19 инфекциясе таралуны булдырмас өчен, РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйләрендә билгеләп үтәргә өндәде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре турында указны имзалады. Әлеге даталар «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәр турындагы» законы нигезендә билгеләнә. Бу указ буенча, Ураза бәйрәме 24 майда, Корбан бәйрәме 31 июльдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100