news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнар үзләренә янаган куркынычларга каршы көрәштә берләшергә тиеш

Бу хакта Төркиянең Дини эшләр идарәсе башлыгы Али Эрбаш Мэриленд штатындагы Америка дини үзәгендә чыгыш ясаганда белдерде.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Мөселманнар үзләренә янаган куркынычларга каршы көрәштә берләшергә тиеш, диде Төркиянең Дини эшләр идарәсе башлыгы, профессор Али Эрбаш Мэриленд штатындагы Америка дини үзәгендә ясаган чыгышында. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Али Эрбаш  сүзләренчә, ислам цивилизациясе күп гасырлар дәвамында төрле мәдәният, раса һәм тел вәкилләренең дус-тату яшәвендә таяныч булган.

«Моннан 100 ел элек күп кенә ислам халыкларының идарәчесе уртак булган. Әмма билгеле бер көчләрнең тырышлыгы белән бу бердәмлек юкка чыккан, мөселманнар үзләренең этник чыгышлары буенча зур булмаган дәүләтләргә бүленгән», - диде Эрбаш.

Аның сүзләренчә, кечкенә дәүләтләрне тора-бара колониягә әйләндергәннәр.

«Бүгенге көндә ислам дөньясында конфессияара каршылыклар һәм террорчылык оешмалары ярдәмендә хаос, ызгыш китереп чыгарырга омтылалар. Мөселманнар бу җәһәттән уяулыкны югалтмаска тиеш», - диде Эрбаш.

Шуның белән бергә, идарә башлыгы ксенофобия һәм исламофобия күренешләренә каршы актив көрәшергә чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100