Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселманнар Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алдылар
Дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм педагог һәлак булган көнне Апанай мәчетендә аның хөрмәтенә ифтар уздырыла
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин). Бүген Әл-Мәрҗани мәчете карамагындагы мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алдылар.
ТР МДН уку-укыту бүлеге мөдире булып эшләгән ТР мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 нче елның 19 нчы июлендә үз йорты подъездында атып үтерелде. Аны бүген искә алуның берничә сәбәбе бар.
Беренче сәбәпнең асылы шунда: ТР мөфтие Камил Сәмигуллин аның каберендә үзе дога укырга теләде һәм ул моны бүген генә эшли ала иде, чөнки алдагы көннән һәм изге Рамазан аеның калган көннәрендә мөфти игътикяф үткәрергә тели. Икенче сәбәп дип, мөселманнарда мәрхүмнәрне пәнҗешәмбе искә алу кабул ителүен әйтеп була. Моннан тыш, Вәлиулла хәзрәт атнаның нәкъ шушы көнендә һәлак булды.
Татарстан мөфтие урынбасарлары, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил Яруллин, ТР Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар буенча идарә башлыгы Илнур Гатауллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һ.б. шушы чарада катнашты.
Коръән укыганнан соң, җыелганнар, Вәлиулла хәзрәт рухына багышлап, дога кылдылар.
ТР баш казые Җәлил Фазлыев вәгазь укыды һәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның мирасы турында сөйләде. Аның быел бастырылган “Хәнәфи мәзхәбе” фәнни хезмәтен чарада катнашучыларга таратылды.
19 нчы июльдә, дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм педагог һәлак булган көнне Апанай мәчетендә аның хөрмәтенә ифтар уздырыла. Урын очраклы сайланмаган: Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб үлеменә кадәр әлеге мәчетнең имам-хатыйбы иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз