news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнар табыш алуның эшмәкәрлектә төп максат булмавын билгеләде

Мөселман эшмәкәрләр фикеренчә, эшмәкәрлектә төп максат булып табыш алу түгел, ә шәригать һәм сөннәт кануннарыннан тайпылмау санала.

Мөселманнар табыш алуның эшмәкәрлектә төп максат булмавын билгеләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Табыш алу мөселманның максаты булырга тиеш түгел. Иң мөһиме - мөселман шәригать һәм сөннәт кануннарын үтәргә тиеш. Бу хакта Россия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшмәкәрләр өчен уздырган иртәнге ашта Казан шәһәре кызые Габдулла хәзрәт Әдһәмов әйтте.

“Без эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлагач, гөнаһлардан һәм шикле әйберләрдән мөмкин кадәр читтә торырга тиешбез. Болар барысы да җаваплылык белән бәйле, ә ул төшенчә турыдан-туры җавап тоту белән бәйләнгән”, - диде хәзрәт.

Габдулла хәзрәт Әдһәмов эшмәкәрнең үз эшен башлаганда җаваплыкны тоя белергә тиешлеген билгеләде.

“Кыямәт көнендә кешегә керемнәре буенча ике сорау биреләчәк: ничек аларны таптың һәм нәрсәгә сарыф иттең? Шуңа күрә без җаваплылыкны тоя белергә тиешбез. Табыш алу мөселманның максаты булырга тиеш түгел. Иң мөһиме - мөселман Аллаһыга ышанырга һәм аның кануннарын үтәргә тиеш”, - диде ул.

“Безгә Исламда байлык максат итеп түгел, ә корал итеп бирелгәнен аңларга кирәк. Коралны дөрес кулланган өчен, без Аллаһы тәгаләдән ярдәм, ә аны начар гамәлләргә куллансак, җәзасын алабыз”, - дип сөйләде Габдулла хәзрәт Әдһамов.

Иртәнге ашта катнашкан эшмәкәрләрнең берсе Аллаһының җәзасы буларак мисалга “Татфондбанк”ның бөлгенлеккә төшүен китерде. Табында утыручылар да аның белән килеште һәм бу җәзадан үзләренә күп сабак алуларын әйттеләр.

Билгеле бер өлкәдә уңышка ирешү өчен, хәзрәт бер хәдис китерде. Анда “Аз, әмма еш булган эшчәнлек тә, иң яхшыларыннан санала ала”, - диелгән. Ягъни кеше аз-азлап кына булса да эшне башкарып карарга тиеш. Көненә 5 сәгать сарыф итеп, билгеле бер вакыт узганнан соң, кеше эшмәкәрлек өлкәсендә гаять зур уңышларга ирешергә мөмкин.

Габдулла хәзрәт Әдһәмов эшмәкәрлек башлаганда төп проблемаларны күрсәтте. Болар - ялкаулык; курку; үз-үзеңне кызгану.

Казый фикеренчә, кеше бу проблемалардан арынгач, ун, йөз мәртәбә күбрәк уңышларга ирешә ала. Әмма моның өчен кеше алдау һәм чиксез баю теләге булмаска тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100