news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнар спартакиадасында мөслимлеләргә тиң булмады

Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадминтон, аркан тарту кебек ярышларда көч сынаштылар.

(Мөслим, 11 гыйнвар ,"Татар-информ", "Авыл утлары", Гөлзәрия Мөбарәк). Мөслимдәге универсаль спорт залында республика мөселманнарының кышкы спартакиадасы үтте. Анда 18 төркемдә уналты районнан килгән 300 дән артык спортчы көч сынашты, дип яза җирле басма.

Спорт уеннарын Мөслим районы имам-мөхтәсибе, “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов ачты. Һәм, Коръән аятьләре укып, спорт ярышларына фатыйхасын бирде. Аннары мөселман кардәшләрне Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде.

– Бу чара безгә ерак кардәшләр белән танышу-аралашу мөмкинлеге бирә. Уеннарда катнашкан һәр мөселман үз сәламәтлеген чыныктыру өстендә эшләвен, үзенең спортта да көчле икәнен күрсәтер. Бу дөньяда сәламәт булып, иман белән яшик, – диде Рамил Муллин кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадминтон, аркан тарту кебек ярышларда көч сынаштылар. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем канәгать калды. Әгерҗе районы Яморза авылыннан килгән команда җитәкчесе Рамазан хәзрәт, мәсәлән, моңа кадәр Мөслимне республиканың иң ерак ноктасындагы караңгы бер почмак дип күзаллаган булган. Спартакиадага килгәч, моның капма-каршы булуына инанган. Кунагыбыз Мөслимдәге мөмкинлекләр киңлегеннән чын-чынлап гаҗәпләнүен белдерде.

– Рәхәтләнеп татар телендә барган спорт ярышларында катнашам. 50 мең халкы булган шәһәребездә нибары бер мәчет эшли, кардәшләр белән шунда аралашабыз, балаларыбызга дин дәресләре бирергә, туган телебезне сакларга тырышабыз. Спорт белән махсус шөгыльләнү юк, шулай да тәнебезне чиста, чыныккан итү өчен булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйбыз, – диде Удмуртия җөмһүриятенең Можга каласыннан килгән Габдерәшит хәзрәт Нурзадә улы.

Иртәннән алып кичкә кадәр дәвам иткән киеренке ярышлардан соң, командалар арасында урыннар билгеләнде. Барлык төр бәйгеләрдә дә яхшы уен күрсәткән, физик яктан ныклы әзерлекле булуын күрсәткән Мөслим мөселманнары командасы республика спартакиадасының җиңүчесе дип табылды. Икенче урында – Актаныш, өченчедә – Сарман районы командалары. Җиңүчеләр аерым уен төрләре буенча да билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм Мөслим районы иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай итеп, республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары спортчылары үзләренең матур уеннары белән ерак Удмуртиядән, Татарстанның Кукмара, Әгерҗе, Баулы кебек төбәкләреннән килгән спорт сөюче мөселман кардәшләргә безнең якларда спортка тартылуның көчле, мөмкинлекләрнең зур булуын дәлилләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100