Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселманнар Мәскәү өлкәсенең Томилино урман паркында өмә үткәрде
Алар 20дән артык төрле көнкүреш чүп-чары җыйган.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Котельник шәһәр округының Мөселман җәмгыяте әгъзалары Салават Ибәтуллин җитәкчелегендә Томилино урман паркында чираттагы өмәне үткәрде.
Мөселманнар урман паркының берничә участогын җыештырды, 20дән артык төрле көнкүреш чүп-чары җыйган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ярты ел элек без Котельник шәһәр округы администрациясенең урман хуҗалыгы бүлеге белән Томилино урман паркында чисталыкны саклауда ярдәм итәргә килештек. Хәзер без монда даими өмәләр үткәрәчәкбез. Урман паркы — бербөтен экосистема. Аны төрле яктан кайгыртырга, шул исәптән кешеләр калдырган чүп-чарны җыярга кирәк. Бу эштә катнашкан һәркемгә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм!» — диде Салават Ибәтуллин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз