news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселманнар һәм православиеле христианнарның уртак аллеясы булачак

Яшьләр лидерлары шуның буенча киңәшмә уздырырга җыена

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Бу айда Казанда мөселман һәм православиеле христиан яшьләре, бергәләшеп, агачлар утыртырга ниятли. Яшьләрнең лидерлары шушы гамәл ике конфессия яшьләренең уртак нәтиҗәле эшчәнлеге башы булачак, дип саный. Дуслык аллеясы кайда буласы әлегә килештерү дәрәҗәсендә, ягъни аныкланмаган.

Гомумән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән Казан епархиясе яшьләр бүлекләре җитәкчеләре мөселманнар һәм православиелеләр арасында социаль хезмәт итү мәсьәләләрендә багланышларны яхшыртуга юнәлтелгән күп кенә киңәшмәләр уздырган, алдагысы - аллея урынын билгеләү буенча.

Татарстан метрополиясе шундый хәбәр таратты.

news_right_1
news_right_2
news_bot