news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселманнар һәлак булган Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның каберен зиярат кылырга чакырыла

Әлеге танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесенең арабыздан китүенә инде 2 ел тула

 (Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, ягъни 17 июльдә мөселманнар танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы булган Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) каберен зиярат кылачак, аның рухына багышлап догалар укылачак. Чара Казан мөселман зиратында сәгать 11.00дә башлана, ә җыелу - "Апанай" мәчете янында сәгать 10.00 да.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте шундый игълан таратты.

Россиянең һәм Татарстанның танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 19 июльдә инде 2 ел тула.

Белешмә.
1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшрияты мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

В.Якупов – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, РФ Юстиция министрлыгының Дәүләти дини экспертиза үткәрү буенча Эксперт советы рәисе урынбасары, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мөселман оешмалары белән бәйләнеше буенча Консультатив совет әгъзасы, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре иде. Ул чорыбызның тирән белемле мәгърифәтчесе, һәрнәрсәдән хәбәрдар тынгысыз әйдәп баручысы һәм республикабызны дини-мәдәни алгарышка илтүчесе булды. Күп гасырлар дәвамында халкыбызның горурлыгы булган традицион исламны яклады, танылган татар дин белгечләренең милли-дини мирасын җитди өйрәнде, аны бүгенге буынга җиткерде. Мәшһүр татар дин әһелләренең бай мирасы белән рухланып, аларның күркәм эшчәнлеген дәвам иттереп, зур эшләр башкарган кеше иде ул Вәлиулла хәзрәт.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot