news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнар кара кием кияргә тиеш түгел – дизайнерлар

“Мөселманнарның төсе – яшел. Алар йә яшелдән, йә актан киенә”, – ди дизайнерлар.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Мөселманнар кара төстәге киемнәр кияргә тиеш түгел. Бу хактагы фикерләре белән бүген мөселман дизайнерлары “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә уртаклашты. Матбугат конференциясе IX Казан мөселман киемнәре фестивале уздыруга багышланган иде.

  • IX Халыкара мөселман киеме фестивале “Россия-Ислам дөньясы: “KazanSummit 2018” халыкара икътисад саммиты кысаларында уза.
  • Чараны оештыручылар: ТР Диния нәзарәте, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы, Россия мөслимәләр союзы, Россия мөселман дизайнерлары союзы.

“Бездә моданың ике тенденциясе бар. Аның беренчесе – милли колоритны саклап тегелгән киемнәр. Милли киемнәрне без өйдә, бәйрәмнәрдә киябез. Шул ук вакытта без көндәлек тормышта Европа стандартлары буенча, заманчалаштырылган милли стильдә киенәбез. Марокко мөселманнары арасында кара кием киючеләр юк. Кара төс – ул мөселманнар төсе түгел. Мөселманнар төсе ул - яшел. Аннан соң мөселманнар һәрвакыт актан киенә. Гарәпләр һәм мөселманнар карадан киенә дип уйлау – ялгыш фикер ул. Согуд Гарәбстанында элегрәк яһүдләр карадан киенгән. Ә гарәпләр нигә карадан киенә башлаган? Сәбәбе – чүлдә тузаннан саклану, ак киемнәрне пычратмау өчен. Мөселман хатын-кызлары һәрвакыт чиста да, матур да булсын дип киенгән”, – диде дизайнер, халыкара мода күргәзмәләре оештыручы Уафаа Дауи.

“Буркини Аль Амира” брендын тәкъдим итүче Зәйнәб Кебедова Дагыстанда да кара төс булмавын әйтте.

“Милли кием һәркемнең, һәр илнең үзенеке булырга тиеш. Шул ук вакытта мөселманнар җәмгыятьтән аерылып тормаслык итеп киенергә бурычлы. Дагыстанда кара төсле киемнәр кимиләр. Әмма аны башка илләрдән соратучылар бар. Шуңа күрә без үз коллекциябездә аксыл киемнәр дә, кара төслеләрен дә булдырдык”, – диде ул.

Төркия дизайнеры, “Армине” мөселман брендын булдырган Аджви Эркан мөселман киеме милли һәм глобаль үзенчәлеккә ия дип саный.

“Мода үзгәреп тора, һәр көн саен яңа юнәлешләр, яңа тенденция килеп чыга. Әмма барыбер да, коллекция тудырганда, милли һәм җирлекнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Шул вакытта теләсә нинди клиентның теләген үтәп була”, – ди ул.

Төркиядән килгән тагын бер кием дизайнеры Айшен Узен мөселман коллекциясе эшләгәндә мөселман кануннары беренче чиратта торырга тиеш дип саный.

“Мөселман киемнәре мөселман кануннары белән, шул ук вакытта милли колоритны исәпкә алып тегелергә тиеш. Мөселман кануннары беренче урында торырга тиеш. Коллекция төзегәндә, беренче чиратта, шунысы исәпкә алына. Бу ислам диненә булган хөрмәтне дә күрсәтә”, – ди Айшен Узен.

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең Баллар залында IX Казан мөселман киемнәре фестивале узачак. Ул 18.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Мөселман дизайнерлары тәкъдим иткән киемнәрне анда ташлама белән алып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100