Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселманнар хаҗга бару өчен заявканы “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе сайтында бирә ала
“Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзенең рәсми сайты эшли башлады
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). “Идел- хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзенең рәсми сайты эшли башлады. Ул www.idelhajj.ru адресы буенча урнашкан.
Сайтта 2010 елда гамәлдә булган хаҗ һәм гомрә кылу программалары урнаштырылган. Чит илдә мөселманнар ялын оештыру буенча тулы мәгълүмат бирелгән.
“Идел- хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзенең рәсми сайтының тагын бер уңайлы ягы шунда: хаҗ кылырга теләүчеләр монда хаҗга бару өчен заявка бирә ала. Шулай ук биредә компания яңалыклары белән танышып барырга, үзәкнең республика районнарында һәм Россия төбәкләрендәге вәкилләренең телефоннарын табарга мөмкин. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз