news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселманнар Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак

Мәүлиднең төп тантаналары икенде намазыннан соң башлана, кунаклар һәм катнашучылар җәмәгать белән Ак мәчеттә намаз укыячак.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 19 ноябрьдә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәмне быел алтынчы тапкыр оештырыла. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәүлид ән-Нәби Болгар ислам академиясендә уза һәм “Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе белән башланып китә. 

Мәүлиднең төп тантаналары икенде намазыннан соң башлана, кунаклар һәм катнашучылар җәмәгать белән Ак мәчеттә намаз укыячак. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган.

Кичәне татар һәм гарәп телләрендә нәшидләр бизәячәк. Алар Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры катнашында яңгыраячак.

Сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк. Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100