news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман яшьләрен һөнәр сайларга әзерлиләр

Әлеге әһәмиятле эшне Исхак хәзрәт исемендәге Милләтара мәдәни-агарту үзәге 2008 елда башлап җибәргән иде

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). “Зәкәт” хәйрия фонды мәхәлләгә йөрүче мөселманнарның балалары һәм Казан шәһәренең ятимнәр йортларында тәрбияләнүче сабыйлар өчен һөнәр сайлау юнәлешендә дәресләр үткәрәләр.
Әлеге әһәмиятле эшне Исхак хәзрәт исемендәге Милләтара мәдәни-агарту үзәге 2008 елда башлап җибәргән иде. Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Зәкәт” фонды волонтерлары балаларны каллиграфия серләренә һәм кул эшләренә өйрәтәләр.
Үткән якшәмбедә балаларны балчык белән эшләргә өйрәттеләр. Дәресләр вакытында, мәхәллә халкы ярдәме белән, чәй табыны да әзерләнде. Әлеге изге гамәлгә үзләренең өлешләрен кертергә теләүчеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фондына мөрәҗәгать итә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot