Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөселман яшьләрен «MuslimQuiz» акыл көрәшенә чакыралар
Алты кешелек командалар махсус әзерләнгән сорауларга җаваплар эзлиячәк.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман яшьләре өчен яңа проект эшләтеп җибәрә: «MuslimQuiz» — командалы акыл ярышы.
Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алты кешелек командалар махсус әзерләнгән сорауларга җаваплар эзлиячәк. Беренче уен «Экстремизмга — юк!» айлыгы кысаларында «Тату яшик!» исеме астында үтәчәк. Очрашу милләтара теләктәшлек һәм төрле дин вәкилләре арасында татулык темасын ачачак.
Беренче акыл көрәше Нәзарәтнең актлар залында 23 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә узачак. Уенда катнашу өчен 60 кеше теркәлде, алар 6 кешелек 10 командага бүленде. Уенчыларны теркәү дәвам итә.
Катнашу бушлай. Ел ахырына кадәр төрле темалар буенча 4 очрашу үткәреләчәк.
- Уенда катнашу өчен 22 сентябрьга кадәр шушы сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз