news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман яшьләренә гаилә кыйммәтләре турында лекция укыдылар

Бүген мөселман гаиләләре дә ярдәм сорап еш кына психологка мөрәҗәгать итә.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казан (Идел буе) федераль университетының ислам һәм исламчылыкны үстерү буенча ресурс үзәге теләге булганнарны ел саен «Мәхәллә 2.3» мөселман лидерлык мәктәбенә җыя. Быел ул Казанда 21-24 ноябрь көннәрендә уза.

«Мәктәпнең елдан-ел үз фәлсәфәсе үзгәрешсез кала – актив мөселман яшьләренең иҗтимагый файдалы мөмкинлекләрен ачу һәм аларга юнәлеш күрсәтү. Моңа мәгълүмати киңлек, ислам буенча белемне арттыру, мөселманнарның социаль инфраструктурасына игътибар итү, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү кебек эшләр керә», – ди оештыручылар.

Мәгълүмат өчен: өч ел дәвамында тормышка ашырылып килә торган проект "Мәхәллә"нең Россия мөселман җәмәгатьчелегенә актуаль проблемаларны чишүдә, аралашу өчен уңышлы коммуникацияле мәйданчык булуын исбатлады. Ә мөселман җәмәгатьчелегенең тулаем картинасын булдыру максатыннан, эксперт буларак танылган дин эшлеклеләре, шәрык фәне, ислам дине буенча галимнәр, журналистлар, психологлар чакырыла.

Бүген мәктәп үз эшчәнлеген мөселман яшьләре өчен гаилә кыйммәтләренә багышланган лекция белән башлап җибәрде. Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узган лекцияне катнашучылар ике төркемгә – хатын-кызлар һәм ир-атларга бүленеп тыңлады.

Гаилә кору, андагы проблемалар, балалар тәрбияләү, гаиләне саклап калу кебек мәсьәләләр буенча ир-атлар арасында практик-психолог Ирек Мукиев чыгыш ясады.

«Бүген мөселман гаиләләре дә психологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин гаилә таркалыр хәлгә килеп җиткәч. Шуңа да бүгенге лекцияне әлеге темага багышлау гаять зур әһәмияткә ия. Без мөселман җәмәгатьчелегенә гаилә корып яшәүдә психологларның роле зур булуын җиткерергә тиеш», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ирек Мукиев.

Лекциядә күтәрелгән проблемалар турында якын арада «Интертат» электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100