news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман яшьләре җыенының кызлар һәм егетләр өчен аерым узуының сәбәбен аңлаттылар

Җыеннар аерым уза башлагач, яшьләр арасында гаилә коручылар саны кимегән.

Мөселман яшьләре җыенының кызлар һәм егетләр өчен аерым узуының сәбәбен аңлаттылар
Солтан Исхаков

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен аерым уза. Оештыручылар аның сәбәбен аңлатты.

«Татарстанда шәригать өлкәсендә барган яшьләр сәясәтен бик күп төбәкләр күзәтә. Алар тарафыннан ни өчен кызлар һәм егетләрегез мөселман таләпләренә туры килми торган формада аралаша, дигән сораулар килде. Былтыр җыеннарны аерым уздырып карарга булдык. Форум егет-кызлар өчен зур аралашу мөмкинлеге иде. Хәзер танышу өчен башка чаралар бар», — дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова

Аның сүзләренчә, ике форумны оештыруның авырлыклары бар. «Арасы бер атна булган ике форумны оештырырга җиңел түгел. Кызларга да, егетләргә дә аерым игътибар кирәк. Киләсе елда ике форум арасын ерагайтырбыз дип уйлап торабыз», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Айгөл Биктимерова сүзләренчә, форум егетләр һәм кызлар өчен уртак булган вакытта күп кенә гаиләләр барлыкка килгән. «Форумнарны аерганнан соң, гаиләләр барлыкка килү кимеде», — ди ул.

Кызлар өчен форум инде 10 июльдә үк башлана, анда 18-30 яшьлек 100 кызның катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100