news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә «Ислам матурлыгы» флешмобын башлап җибәрде

Иң кызыклы эшләр инстаграмдагы сәхифәләрдә урын алачак.

Мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә «Ислам матурлыгы» флешмобын башлап җибәрде
dumrt.ru

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Instagram социаль челтәрендә «Ислам матурлыгы» дип исемләнгән флешмоб башланды. Әлеге башлангыч белән Татарстанның яшь мөселманнары чыкты. Шул рәвешле алар социаль челтәр кулланучыларының Ислам кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Егетләр һәм кызлар барлык теләүчеләргә сентябрь ахырына кадәр мөселманнарның нинди матур гамәлләр кылуы яки Ислам диненең аларның тормышларын ничек үзгәртүе турында хикәя, эссе яки шигырь язып, рәсем ясап яки клип төшереп, Instagram-га язма урнаштырырга тәкъдим итә. Язмада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге аккаунтын @muslimmol билгеләргә һәм #КрасотаИслама хештегын куярга кирәк.

Иң кызыклы эшләр @dum_rt һәм @muslimmol Инстаграм сәхифәләрендә урын алачак. Барлык сорауларны нәзарәтнең социаль бүлеге сәхифәсе @muslimmol директына юлларга мөмкин.

  • Флешмоб «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында уздырыла. Айлык республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100