news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман яшьләре православ университеты профессоры Александр Саввин белән очрашты

Галим аларга “Идеологик ышандырулар аша кеше белән идарә итү” темасына лекция уздырды.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, “Мөселман лидеры мәктәбе” кысаларында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәгендә Мәскәү шәһәренең Изге Тихон православ гуманитар университеты профессоры, философия фәннәре докторы Александр Саввин белән “Идеологик ышандырулар аша кеше белән идарә итү” темасына лекция узды.

Профессор мөселманнарга шактый бай эчтәлекле лекция әзерләп килгән. Лекциядә кеше белән идарә итү алымнары, гомумән, кеше психологиясенә мәгълүматның тәэсире турында бәян ителде.

Галим фикеренчә, XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр кеше аңы үзгәрешләр кичергән. Александр Саввин постмодернизм юнәлешен күбрәк өйрәнергә тәкъдим итте, чөнки безнең хәзерге яшәешебез шул вакытлардан башлангыч ала. Профессор фикеренчә, кайбер очракта, гөнаһ эшләгән вакытта кешене аның вөҗданы да туктатып калмый, чөнки һәрбер кеше үз вөҗданы белән үзе килешә ала.

Лекциянең төп өлеше кеше белән хис-кичерешләр, төрле алымнар кулланып кеше белән идарә итүгә, үзеңә буйсындыруга түгел, ә андый очракларны танып алып, котылу юлларын эзләүгә багышланган иде. Әйтик, яшь кеше төрле дини секталарга үзе дә сизмичә кереп китәргә мөмкин.

“Мондый форумнар, чаралар яшьләрне активлаштырырга, аларны дөрес юлдан тайпылдырмаска ярдәм итә, төрле дини-җәмгыяви эшләрдә булыша. Алар үзләре кебек үк яшьләрне төрле начар оешмаларга кертмичә, дөрес юлга бастырырга ярдәм итә. Мондый эшчәнлек җәмгыять өчен актуаль һәм нәтиҗәле”, - дип "Татар-информ" хәбәрчесенә профессор Александр Саввин үз фикерен җиткерде.

“Мөселман лидеры мәктәбе” 21-24 ноябрьдә уза, анда 60 ка якын кеше катнаша. Чара КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге, Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәме белән оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100