news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман яшьләре форумында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы дәрес бирәчәк

Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим VIII Мөселман яшьләре форумының остазы булачак.

Мөселман яшьләре форумында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы дәрес бирәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим 12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы җирлегендә узачак VIII Мөселман яшьләре форумының остазы булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте.

“Форумда Дамаскада шәйх Әхмәд Кифтар университеты мөгаллиме, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче, ислам хокукы нигезләре буенча магистр Габдрәхим шәйх Ләкрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи дәрес бирәчәкләр. Алар – форумның остазлары”, - диде Айгөл Биктимирова.

  • Мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форум Болгарда Ак мәчеттә җомга намазы уку белән башланачак та, төгәлләнәчәк тә.
  • Белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, интеллектуаль һәм спорт уеннары көтә. Форумда катнашучылар иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак, Коръән белән якыннан танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100