news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман яшьләре форумында 100 егет катнаша

Әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр килде.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген Болгар шәһәрендә егетләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы башланды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше Диния Нәзарәте резиденциясеннән анда катнашу өчен «Болгар» музей-тыюлыгының палаткалы шәһәрчегенә юл алды. 

Әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot