news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман яшьләре форумына катнашырга теләк белдергән үсмерләр саны арткан

“Бүгенге көндә форумда катнашырга күбрәк 16-17 яшьлекләр теләк белдерә. Без моны алга таба игътибарга алачакбыз”, - ди Айгөл Биктимирова.

Мөселман яшьләре форумына катнашырга теләк белдергән үсмерләр саны арткан
Владимир Васильев

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). VIII Мөселман яшьләре форумына катнашырга күпсанлы гаризалар яше җитмәгән үсмерләрдән килгән булган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте.

“Бүгенге көндә форумда катнашырга күбрәк 16-17 яшьлекләр теләк белдерә. Без моны алга таба игътибарга алачакбыз. Әмма форумның яшь буенча чикләүләре бар. Безнең форумда бары тик 18 яшьтән алып 30 яшькәчә кешеләр генә катнаша ала”, - диде Айгөл Биктимирова.

“Безнең яшьрәкләр һәм 30 яшьтән узганнар белән мондый җыеннарны уздырып караганыбыз булды. Безнең форумның максаты гыйлем бирү генә түгел, яшьләрне берләштерү дә, аларны рухи камилләштерү дә. Алар, яшь арасында шундый аермалар булганга күрә, уртак тел таба алмый. Өлкәннәргә яшьләр белән, яшьләргә өлкәннәр белән кызык түгел, шуңа күрә без шушы яшь аралыгын сайлап алдык”, - диде ул.

  • Мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форум Болгарда Ак мәчеттә җомга намазы уку белән башланачак та, төгәлләнәчәк тә.
  • Белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, интеллектуаль һәм спорт уеннары көтә. Форумда катнашучылар иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләре белән аралашачак, Коръән белән якыннан танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100