news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөселман яшьләре "Чиста мәчет" акциясенә старт бирде

Оештыручыларның максаты – Рамазан ае алдыннан мәчетләребезне җыештыру.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге каршында эшләп килүче егет-кызлар активы республикада һәм башкалабызда уздырылган һәр чарада үзеннән зур өлеш кертә. Күптән түгел мөселман яшьләре тарафыннан “Чиста мәчет” акциясе башланып китте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручыларның максаты – Рамазан ае алдыннан мәчетләребезне җыештыру. Казанның “Тынычлык”, “Туган авылым” мәчетләрендә һәм Питрәч районында урнашкан Көекле мәчетендә өмәләр узган. Егет-кызлар үз эшләрен Аллаһ ризалыгы өчен башкара һәм Аның савабына ирешергә омтыла. Әлеге саваплы эштә катнашырга теләк белдерүчеләр https://vk.com/cleanmosque сылтамасы аша узып тулырак мәгълүмат ала ала. 

news_right_1
news_right_2
news_bot