Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөселман яшьләре өчен клуб ачылды
Мөселман яшьләре өчен клуб ачылды
(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген ТР мөселманнары Диния Нәзарәтендә «Азан-Призыв» дигән мөселман яшьләре клубы ачылды. Анда ТР мөслимәләр Берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Казан шәһәре Думасы депутаты, “Болгар-Синтез” оешмасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, “Идел” яшьләр үзәге башлыгы Миләүшә Шарапова, “На пути к бесконечности” проекты җитәкчесе Хәсән Җиһаншин катнаштылар. Һәм әлбәттә инде әлеге чарага Казанның төрле югары уку йортларында белем алучы егет-кызлар чакырылган иде.
Наилә Җиһаншина клубны ачып җибәреп аның 3 юнәлештә эшләячәген белдерде: “Беренче булып Хәйрия акцияләрен уздыруда катнашачакбыз, икенче блок – спорт, өченчесе – мәгълүмати юнәлеш”, - диде ул. Шулай ук Наилә Җиһаншина бу клуб барышында Ислам буенча лекцияләр укылачагын әйтте һәм татар теленә өйрәтү курслары оештырачакларын ассызыклады. Моннан тыш, интеллектуаль уеннар да карала икән.
“Без шулай ук монда димчеләрне дә чакырачакбыз. Мөселман яшьләренә гаилә кору өчен ярдәм итү күздә тотыла”, - диде Н. Җиһаншина.
Фәрит Мифтахов исә әлеге клубның оештырылуы яшь мөселманнар өчен бик мөһим булуын белдерде. “Һәрбер кеше үз динен тотарга хокуклы. Республикада ислам һәм христиан дине дә үсеш ала. Мөселман яшьләре берләшеп, киләчәккә үзләренә юл билгеләп яшәргә тиеш”, - диде Ф. Мифтахов. Ул мөселман яшьләренә уңышлар теләде.
Бүгенге клуб утырышы кысаларында Хәсән Җиһаншин “Кеше тормышында – Ислам” дигән темага лекция укыды.
Әйтергә кирәк, клуб утырышының чираттагысы көзгә генә булачак. Бу исә студентларның каникулга таралуы белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз