news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман уку йортлары арасында татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле

Катнашучылар татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы номинацияләрендә көч сынашты.

Мөселман уку йортлары арасында татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле
http://dumrt.ru/

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теленнән республикакүләм олимпиада узды. Олимпиаданы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты оештырды.

Олимпиада гадәттәгечә Коръән уку һәм дога кылу белән башланды, аннары катнашучылар биремнәрне үтәүгә кереште. Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашты: татар теле, татар әдәбияты, татар халкы тарихы. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Татар әдәбияты номинациясендә егетләр алдан әзерләнгән вәгазь белән жюри каршында чыгыш ясады. Ә кызларга «Г.Тукай иҗатында дини мотивлар» дигән темага эшне якларга кирәк иде. Калган номинацияләрдә катнашучылар тест биремнәре башкарды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре:

«Татар теле»

  1. Мөхәмәтҗанова Айзилә — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
  2. Хәбибрахманова Исламия — Россия ислам институты
  3. Хисматуллина Мәликә — Буа мәдрәсәсе

«Татар әдәбияты» (егетләр, вәгазь конкурсы)

  1. Гарипов Рәдиф — Казан ислам университеты
  2. Таһиров Илсур — Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет» мәдрәсәсе
  3. Галимов Эмиль — Россия ислам институты

«Татар әдәбияты» (кызлар)

  1. Сәйфуллина Сумайя — Буа мәдрәсәсе
  2. Камалова Рәйхана — Урыссу «Фәнис» мәдрәсәсе
  3. Сибгатуллина Зилә — Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе

«Татар халкы тарихы»

  1. Йосыпова Илвира — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
  2. Сәйтказинов Асыл — Казан ислам университеты
  3. Зәйнуллин Булат — Россия ислам институты
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100