news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман телеканалы булса, ул экстремизм белән көрәшергә ярдәм итәр иде - Равил Гайнетдин

Яшь буын имамнарның мөмкинлекләре аудиториягә барып җитми дип саный РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Мөселманнар арасында экстремизм таралу мәсьәләсен хәл итү кадрлар, инфраструктура һәм технологияләргә бәйле, дип белдерде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Россия мөфтиләр Шурасы утырышында.

Равил Гайнетдин үзенең чыгышында мөселманнар арасында экстремизм, радикализм таралуны, төрле секталарга кереп китүне көнүзәк мәсьәләләрнең берсе дип атады. “Аның чишелеше, минем карашка, кардлар, инфраструктура һәм технологияләргә бәйле. Чын ислам кыйммәтләренә өндәүчеләрнең киң аудиториягә йогынтысын арттыру өчен тиешле техник мөмкинлекләр кирәк. Беренче пункт буенча без дөрес юлдан барабыз дип уйлыйм. Уку йортлары эшләп килә, гамәлдәге кадрларның квалификациясен күтәрү, өметле яшь егетләр өчен тиешле шатрлар тудыру буенча эшләр алып барыла. Монда дәүләт ярдәменең роле зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ләкин яшь буын имамнарның мөмкинлекләре, мәчетләр җитмәү сәбәпле, үз аудиториясенә кадәр барып җитми.”

Равил Гайнетдин сүзләренә караганда, ДАИШ (Россиядә тыелган оешма – М.Н.) һәм башка экстремистлар белән көндәшлек итәр өчен медиа һәм коммуникация технологияләрен үзләштерергә кирәк. “Монда без барыннан да азрак уңышка ирештек, – ди ул. – Беренче мөселман телеканалы ачылуга зур өметләр баглаган идек. Дмитрий Медведев үз вакытында бу фикерне хуплап чыкса да, аны тормышка ашыру мөмкин булмады. Ә бит канал ачылу ислам турында позитив тапшырулар ясау белән бергә аудиториянең игътибарын җәлеп итеп, экстремизмны кисәтергә ярдәм итәр иде,” – дип белдерде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100