Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөселман психологлары түгәрәк өстәлгә җыелды
Мөселманнар өчен психологиягә ихтыяҗ булуны күрү, үзебез өчен дә зур яңалык булды, ди Резеда Сафиуллина.
(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). "Мөселманнар өчен психология, исламда психологиягә ихтыяҗ барлыгын күрү үзебез өчен дә зур яңалык булды. Моннан өч еллар элек без бу проектны башлаганда, Россия ислам университетында имамнарның квалификациясен күтәрү курсларында бу иң актуаль һәм популяр юнәлеш булды", – дип белдерде Россия ислам университеты доценты, ресурс үзәкнең өлкән хезмәткәре Резеда Сафиуллина.
Әлеге фикерләр Казан федераль университеты тарафыннан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәктә узган “түгәрәк өстәл” барышында әйтелде.
Чара "Ислам кысаларында психология" темасына багышланды. Аның максаты – мөселман психологының ислам этикасына нигезләнеп эшләве, өстенлекләрне билгеләү ысулы: фәлсәфә һәм техника, медитация ысуллары хакында сөйләшү иде. Гаилә психологиясе, балалар психологиясе, шәхес психологиясе хакында Ирек Мукиев, нейропсихология нигезләре, арт терапия техникасы хакында Гөлназ Әхмәтҗанова фикерләрен җиткерде. Шулай ук психолог Елена Можгинская үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
“Әгәр дә кеше дингә килгән икән, ул әле барлык сорауларына да җавап тапкан, хәзерге тормышны җиңел генә аңлый дигән сүз түгел. Безне аңламыйлар һәм минем өчен дәрәҗәле булган кешеләр дә мөселманнарга психология нәрсәгә кирәк, аларның әниләре, абыйстайлар бар, диючеләр булды. Без барыбыз да тере кешеләр, без тормыш кыенлыклары белән очрашабыз һәм ул мәсьәләләрне дөрес итеп чишәргә кирәк. Еш кына профессионалларга мөрәҗәгать итү мөһим”, – диде Резеда Сафиуллина.
Аның фикеренчә, кеше күңеле белән бәйле мәсьәләләрне чишкәндә, бу эшкә бик җитди карарга һәм аның нечкә булуын аңларга кирәк.
“Бу очракта, берничә универсаль рецепт белән генә котылып булмый. Ул – мәңгелек процесс. Сез беренче чиратта, үз-үзегезгә психолог булырга тиеш. Иң мөһиме, профессиональлегегез һәрчак өстен чыксын”, – дигән теләкләрен җиткерде Р.Сафиуллина.
Сүз уңаеннан, Казанда һөнәри белемле 22 мөселман психологы кешеләргә ярдәм күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз