news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). “Мәхәллә 2.3” мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бүген кече бизнес ачуның кайбер серләренә төшенде. Казан федераль университетының Халыкара икътисади мөнәсәбәтләр кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Эльвира Тимерханова “Икътисадның бүгенге шартларында кече бизнес: проект булдыру адымнары” темасына лекция укыды.

Лектор бүген кече бизнес оештыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек булуын, әмма моның өчен тәҗрибә туплау кирәклеген билгеләп узды. Нәрсәнедер белмәү проблема түгеллеген, Интернетта файдалы мәгълүмат җитәрлек булуын искәртте. Эльвира Тимерханова мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, туризм һәм башка тармакларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп булуын әйтеп китте. Тагын кайсы өлкәләрдә шәхси эш ачып булуны яшьләрдән дә сорашты.

Эльвира Тимерханова шәхси эш ачу өчен, беренче чиратта, мотивация (стимул) кирәклеген ассызыклады. “Эш башларга ният бар да кебек, әмма нәрсәдер безне туктатып кала, эшне башлап җибәрә алмыйбыз, идея чәлпәрәмә килә дигән сүз. Шуңа күрә безгә бу теләк белән “авырый” башларга кирәк. Мотивация куәтле булса, акча булмаса да, җаен табарга тырышабыз”, - диде ул.

Эльвира Тимерханова алга таба хезмәт, дисциплина җаваплылыгы, идарә, үзидарә, менеджмент (планлаштыру), маркетинг (реклама), коммуникация (мәдәни технологияләр), финанслар (акча юнәтүнең төрле чыганаклары, кредитлар, иганәчеләр ярдәме), оештыру (риск, анализ, стратегик мәсьәләләрне хәл итү), чыгымнар сметасы (үзкыйммәтне формалаштыру) кебек баскычларга тукталды.

Лектор әйтүенчә, бизнесны планлаштырганда, ялгышлар да китәргә мөмкин, шуңа күрә көтелгән табыш шундук кермәве дә бар. Клиент базасына дөрес исәп тотылмавы, клиент базасы җитәрлек күләмдә тупланмаган булуы ихтимал, ди ул. Аның әйтүенчә, клиентларны җәлеп итәргә тәҗрибә җитеп бетмәгән була.

Эльвира Тимерханова әйтүенчә, иганәчеләрне таба белүдә дә осталык кирәк. “Иганәчеләрнең ышанычын яулау, алар белән тыгыз эшләү кирәк”, - ди ул. Моннан тыш, бизнесны үстерүдә катгый дисциплина булырга тиеш, ягъни, эленке-салынкы йөрергә ярамый, ди белгеч.

Лектор фикеренчә, бизнес уңышлы бару өчен, ниндидер бренд та кирәк. Әмма бу брендның каядыр тәэсире булырга, ә каядыр ул бөтенләй “эшләмәскә” мөмкин. “Татар балы” дигән бренд юк, башкорт балы гына киң таралган. Әнә Чаллыда бер эшмәкәр 300 казын сата алмаган. Әҗәтләрен түләр өчен ничек тә булса чарасын табарга тырышкан: Башкортстанга китеп, “татар казы” дигән бренд белән каз сатылып беткән. Шулай итеп, сату технологияләре бик мөһим”, - диде.

Алга таба мөселман яшьләре алдында шәригать финанслары буенча эксперт Ринат Габбасов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, диндә ике каршылыклы хәдис бар. Берсендә "сәүдәгәрләр - гөнаһлы кешеләр" диелә, икенче хәдистә сәүдәгәр яклана. “Чыннан да, сәүдәдә шәригать кануннарыннан читкә тайпылдыручы шартлар туарга мөмкин, бу нәфес белән дә бәйле. Кайда намус бар, ә кайда юк”, - ди ул. Ринат Габбасов фикеренчә, иң авыры – акча табудан бигрәк, бизнесны системага салу. “Бизнес сәгать кебек эшләргә тиеш”, - ди ул. Эксперт әйтүенчә, бизнес ачучы теләсә нинди нәтиҗәләргә әзер булырга тиеш. “Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Проблеманы чишүгә ихтыяр көче булырга тиеш”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100